«Кеше турында язасыз, үзегез фәрештәдер!»
«Мине мыскыл итеп тамашачыларымны киметүме максатыгыз?!»
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән элеккеге продюсеры Рифат Фәттахов арасында булган аңлашылмаучанлыклар турында күп язылды. Зур гауга белән иҗади тандем таркалып, Ришатка Фәттахов продюсерлыгы астында иҗат ителгән җырларын башкару да тыелган иде. Ике арада сөйләшүләр алып барылу нәтиҗәсендә, «дуслык җепләре» яңартылды һәм Ришат бу мәсьәләгә нокта куйды.
Ә күптән түгел Ришатны «дуслык уены» уйнауда гаепләп, газетада шактый күңелсез эчтәлекле мәкалә дөнья күргән. Бу мәкаләне Ришат үзенең Инстаграм сәхифәсенә урнаштырып, авторга мөрәҗәгать итә.
«Мин сезне, гафу итегез, белмим, әмма сез мине бик яхшы беләсез бугай! Кеше турында язасыз, үзегез фәрештәдер!
<...>
...Һәм шундый «шәп» мужик икәнсең, ни өчен гәзиткә басып чыгарып мине хурларга? Бу халыктан ярдәм көтүме, ягъни мине мыскыл итеп басмалар чыгарып тамашачылар санын киметүме максатыгыз? Мәгънәсен аңламыйм. Гомумән, бук куңелле кешеләрне яратмыйм!» ‒ дип яза җырчы.
Комментарийларда коллегалары Ришатны тынычландырырга тырыша. «Борчылма, брат. Чүп сүзгә игътибар итмә!» ‒ дип яза Әбри Хәбриев. Шулай ук «Үз тормышларын уңышлы ясый алмаганга күрә бәйләнәләр, Ришат. Андыйлар гомер буе бәхетсез яшиләр, кызганыч, андыйларны үзгәртеп тә булмый...» ‒ дип өстәгән Илназ Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарийлар
0
0
Эй Халык Радик тан туктаган инелэр Хэзер Ришатка кускэннэр икэн.от него что хотите . завидовать итэсезме.анын менэн булгансы узегезгэ саулык телэгез.
0
0