«Концерт ахырында бөтенләй тавышым бетте, ярты чәчем агарды»
Җырчы ИлГәрәй өчен әлеге көнне искә алу авыр.- Артист төрле очракта сәхнәгә чыгарга тырышырга тиеш, тик үлем хәлендә үк түгел инде. Әйе, 2018 елның 20 мартында минем сольний концертым булып узды. Без...
Җырчы ИлГәрәй өчен әлеге көнне искә алу авыр.
- Артист төрле очракта сәхнәгә чыгарга тырышырга тиеш, тик үлем хәлендә үк түгел инде. Әйе, 2018 елның 20 мартында минем сольний концертым булып узды. Без тормыш иптәшем Айгөл белән әлеге тамашага бик ныклап әзерләндек. Иртәгә коцерт буласы кичне минем хәлем начарайды, даруларны эчеп яттым. Тик стресс, борчылу сәбәпле температура төшмәде. Врач чакыртырга туры килде, системадан соң гына бераз хәлем җиңеләйде. Ул вакытта шулкадәр курыктым, ярты чәчем агарды. Концерт вакытында грим бүлмәсенә таныш табибымны дежурга чакырдык, күзләрем кызыл, температурам 39,9 иде. Хәзер ул көнне искә алу бик авыр, күңелдә тамашачыга 100 процент энергиямне биреп булмады дигән уй калды. Ләкин мин тормыш иптәшемә, дусларыма рәхмәтлемен, алар булмаса бөтенләй аяктан авыр идем. Аллага шөкер, концертны куеп чыктык. Концертның ахырына тавышым бөтенләй бетте, соңгы ноталарны чын мәгънәсендә кәҗә тавышлары белән җырладым.
Тулысынча интертатта
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
БҮГЕН
-
Укыдыгызмы?
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
Комментарий юк