Красноярскиның татар мохтарияте рәисе: Татар аерылып торсын, аны белсеннәр, танысыннар
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Красноярск татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вагыйз Фәйзуллин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында татарларга башка милләтләрдә...
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Красноярск татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Вагыйз Фәйзуллин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында татарларга башка милләтләрдән аерылып тору өчен милли дизайнлы киемнәр җитештерергә, ягъни татар кешесенә аерым стилизация булдырырга тәкъдим итте.
"Дөресен әйткәндә, мин аңламыйм: интернетта чуп-чуар “әби” күлмәкләре киеп фотога төшәләр дә, “Менә без татарлар” диләр. Татарстанда яшьләр өчен стильле киемнәр тегүче дизайнерлар юкмы? Мин моңа ышанмыйм! Мисал өчен Алтай – кечкенә генә республика, анда футболкалар, күлмәкләр алтай мотивлары буенча эшләнгән, без шуны башкарып чыга алмыйбызмы?" - дип белдерде Вагыйз Фәйзуллин.
"Интернетта да, көндәлек тормышта да стилизация кирәк. Мәсәлән, Татарстанда сумкаларны нигә эмблема белән ясамаска? Гомуми фонны булдыру дип әйтик, татар кешесе аерылып торсын, аны белсеннәр, танысыннар. Мәсәлән, без монда әлләни бай кешеләр түгел, ләкин, Сабантуйлар уздырганда, бизәү өчен һәрвакыт байраклар ясыйбыз. Аны бит үзәкләштереп тә була. Без теләп сабантуй байраклары, башка әйберләрне дә сатып алыр идек", - ди ул.
Вагыйз Фәйзуллин Казанда татар телендәге сыйфатлы котлау открыткалары юк ди. "Татарстан китап кибетләрендә татар телендә сыйфатлы котлау открыткалары юк. Мэрны, губернаторны котларга татар телендә открытка табып булмый. Боларны бит мин ясап чыгарырга тиеш түгел?", - диде ул.
Красноярск краеның шәһәр-авылларында соңгы җанисәп буенча 36 мең татар яши. Татарлар, руслар һәм украиннардан кала, өченче урынны алып тора. Процентлап исәпләгәндә, гомуми халыкның якынча 1,7% ын тәшкил итәләр. Крайда татарлар саны 27% ка җиткән муниципаль районнар бар, кайберләрендә 6-7%. Һәрбер территориядә татарлар бар, якынча 1 дән 3% ка кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк