Лилия Муллагалиевадан тәмле чия вареньесы рецепты
Җәй көне бакчаларда җиләк-җимешләр өлгерә, хуҗабикәләр аларны ничек итеп кышка әзерләп бетерергә дип баш вата. Җырчыларыбыз арасында да уңган-булганнар бар, менә Лилия Муллагалиева да үзенең инстаграм...
Җәй көне бакчаларда җиләк-җимешләр өлгерә, хуҗабикәләр аларны ничек итеп кышка әзерләп бетерергә дип баш вата. Җырчыларыбыз арасында да уңган-булганнар бар, менә Лилия Муллагалиева да үзенең инстаграм челтәрендә тәмле чия вареньесы рецепты белән уртаклашты. Лилиянең бит әле кайнатма гына ясап утыру түгел, ул 4 бала әнисе дә, ул өлгергәнне без генә ялкауланып ятмыйк. Лилиянең рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
1 стакан кайнап торган суга 11 стакан чияне стаканлап берәм-берәм салып бетерәбез һәм кайнап чыккач 10 минут пешерәбез.Аннары 7 стакан шикәр комы салып тагын кайнап чыккач 10 минут кайнатабыз һәм сүндерәбез. Калган тагы 7 стакан шикәр комын салабыз һәм эретеп бетергәнче болгатабыз. Вареньены алып куябыз, ул үзлегеннән суынырга тиеш. Аннары тагын утка куеп, кайнатып чыгарабыз да банкаларга тутырабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Автор: Г.Шәрәпова
Фото: lilia_mul
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
-
Кариев театры актёры «Аккошым» җырын чыгарды!
-
Ришат Төхвәтуллинга чираттагы мактаулы исем бирелде!
Комментарий юк