Мөселман кино фестиваленең бәйге программасына 65 фильм керде
Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). XIV Мөселман кино фестиваленең бәйге программасына 65 фильм керде. Ул Казанда 4-10 сентябрьдә үтәчәк. Фестивальнең картиналар исемлеге "Милли бәйге" номинациясенә ке...
Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). XIV Мөселман кино фестиваленең бәйге программасына 65 фильм керде. Ул Казанда 4-10 сентябрьдә үтәчәк. Фестивальнең картиналар исемлеге "Милли бәйге" номинациясенә кергән 15 фильм белән тулыланды.
Бәйгедән тыш программа кысаларында православие һәм башка диннәр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында ("Мәдәниятләр диалогы" секциясе), яшь кинематографистлар эшләре ("Кинопробы" секциясе), "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме режиссерлары фильмнары һәм "Балалар кино дөньясы" секциясе кысаларында балалар өчен фильмнар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Египет, Япония, Монголия һәм Һиндстан кино көннәре, ретроспективалар күрсәтү, "Хозур-ТВ" телеканалы презентациясе һ.б. үтәчәк.
"Ривьера" күңел ачу комплексындагы Grand Cinema 3D Port Cinema һәм "Мир" кинотеатры бәйгенең төп мәйданчыклары булачак. Фестивальнең ачу тантанасы "Пирамида" күңел ачу комплексында, ябылу тантанасы "Эрмитаж" концерт-холлында узачак.
Искәртергә кирәк, быел фестивальнең оештыру комитеты рекорд санда гаризалар кабул иткән - 56 илдән 654 гариза, шул исәптән Татарстаннан 30 гариза кабул ителгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк