Логотип
Хәбәрләр

Мөселман психологлары ассоциациясе: Эшебездә иң мөһиме - психологик ярдәм күрсәтү

Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында мөселман психологлары ассоциациясе үзенең беренче түгәрәк өстәлен у...

Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында мөселман психологлары ассоциациясе үзенең беренче түгәрәк өстәлен уздырды. Искәртеп үтик, кичә Казанда Мөселман психологлары ассоциациясенең беренче төбәкара вәкиллеге ачылды.

Түгәрәк өстәл эшендә республикада уңышлы эшләп килүче психологлар катнашты. Сөйләшү үзе “Җәмгыятьнең рухи куркынычсызлыгы эшчәнлеген координацияләү” темасына корылды. Түгәрәк өстәл эшендә бердәнбер мәгълүмат чарасы буларак, “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Утырыш барышында 6 доклад тыңланды. Төп доклад белән Мәскәү дәүләт психология һәм педагогия университеты доценты, төбәкара вәкиллек җитәкчесе Ольга Павлова чыгыш ясады. Ул ассоциация эшенең юнәлешләренә басым ясап үтте.

“Беренче юнәлеш – фәнни-тикшеренү эшчәнлеге. Без күп вакытта нидер эшләргә телибез, әмма моңа безнең белемебез дә, профессиональлек тә җитеп бетмәгән чаклар була. Шуңа күрә безгә ислам факторына бәйләп, психологик хезмәтләр кирәк. Максатыбыз да шул. Без “Болгар” ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге “Мөнбар” журналын яңарттык. Мин редакторның психология буенча урынбасары булып торам. Анда без ислам психологиясе турында да рәхәтләнеп яза алачакбыз. Ниһаять, мөселманнарның психология турында махсус блоклары барлыкка килде, – диде ул.

Ольга Павлова сүзләренчә, икенче юнәлеш - укыту-методик эшчәнлек. Психолог монда белем бирүгә битараф булмаган кешеләрдә кызыксыну уятырга кирәк, дип саный. Күрсәтерлек эшләре дә бар. Шуның мисалы - 29 сентябрьдә Мәскәүдә узган конференция материалларын ассоциация “Психологик ныклык” исеме астында методик кулланма итеп чыгарган.

“Өченче юнәлеш – мәгълүмат-тарату эше. Эшчәнлегебезне матбугатта яктыртучыларга рәхмәт. Бүгенге иртәбез күңелле хәбәрдән башланды. Ассоциациянең филиалын Уфада да ачуыбызны сорыйлар.

Дүртенче юнәлеш буларак, гамәли эшләргә басым ясарга кирәк. Психологик консультация, психологик ярдәм – безнең төп бурыч. Билгеле, бу юнәлештә безнең психологик ярдәм үзәге ачу теләгебез дә бар. Монда исә дәүләт ярдәменә һәм грантларга өметләнәбез”, – диде Ольга Павлова.

Психология фәннәре кандидаты Камил Насыйбуллов үз чыгышында дини тәгълиматларның көчле тәэсир булуын искәртеп узды.
“ XVII-XVIII гасырда дингә игътибар бик бирелмәсә, хәзер ул көчәя генә бара. Ул кешенең белеменә дә, статусына да карамый. Дини психология дигән фән дә оешып килә”, – диде галим.

Түгәрәк өстәлдә балалар белән эшләү үзенчәлекләренә дә басым ясалды. “Бәхет ачкычы” иҗади төркемен оештыручы Ләйсән Ганиева яшь буынны шәхес буларак формалаштыруда психологиянең урыны турында сөйләде.
“Соңгы өч елда балаларга йогынты ясау йөзеннән, гаиләләр белән дә эшлибез. Болар – төрле түгәрәкләр һәм бәйрәмнәр. Конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга тырышу, тормыш авырлыклары алдында калган яшүсмерләргә ярдәм итү өчен эшләнелә болар”, – диде.

Практик-психолог Ирек Мукиев ике ел психологик консультацияләр бирүен сөйләп үтте. Ярдәм сораучылар арасында дини гаиләләр күбрәк. Ул мөселман гаиләләрендә үскән балаларда да проблемаларның җитәрлек булуын әйтте. “Балаларга аерым төр ярдәм кирәк. Өлкәннәргә кагылышлы методлар алар белән эшләгәндә нәтиҗәле түгел”, – диде ул.

Закир хәзрәт Шәрипов тикшерү астындагыларга, изоляторларга барып та психологик ярдәм күрсәтүен әйтте. Мөселман психологиясе – көчле аргумент. Төрмәдә чакта ислам дине кабул итүчеләр бик күп. Мин андыйлар белән дә аралашам. 
Тормышта адашкан кешеләр шактый. Без аларны ахыргача күндерә алмыйбыз. Мөселман психологының максаты – күңелгә икеләнү орлыгы салу. Шул орлыкны ул үзе үстерә, шулай итеп ул уйлана, нәтиҗәләр ясый, үткәнен анализлый, киләчәген күзаллый башлый”, – диде.

Закир хәзрәт әтиләре кулда булган балалар белән дә сөйләшү алымнарын әйтеп узды. Аның фикеренчә, баланы яшьтәшләреннән, сыйныфташларыннан аерып сөйләшү – хата. Моны аңа - кыенлык, башкаларда шик тудырмыйча, класста эшләргә кирәк”, – диде.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда Мөселман психологлары ассоциациясенең төбәкара вәкиллеге ачылды. Психологик ярдәм кирәк кеше аноним рәвештә “кайнар элемтә”гә, +7-96-45-55-92-66 номеры буенча шалтырата ала. Тиздән хезмәт күрсәтү өчен рәсми сайт һәм онлайн-консультация оештыру да күздә тотыла.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк