Хәбәрләр
Мәскәү Татарстан киносы көннәренә әзерләнә
«Татар-Мәскәүдә узачак Татарстан киносы көннәре кысаларында, тамашачыларга алты фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары «Штаб»ы хәбәр итә. Татарстанда төшерелгән һәм Казан Халыкара мөселман...
«Татар-Мәскәүдә узачак Татарстан киносы көннәре кысаларында, тамашачыларга алты фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары «Штаб»ы хәбәр итә.
Татарстанда төшерелгән һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган кинотасмалар 30 ноябрь һәм 1, 2 декабрь көннәрендә тамашачыга тәкъдим ителәчәк.
30 ноябрь көнне тамашачылар «Мулла», 1 декабрьдә «Байгал», 2 декабрьдә «Хәлимә»фильмнарын карый алачак.
Моннан тыш, кинотасмаларны төшергән режиссерлар белән очрашулар үткәрү планлаштырыла.
Татарстан киносы көннәре 30 ноябрьдә тантаналы төстә ачылачак. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстанның Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова катнашачак.
Тантанада Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе, «Байгал» фильмы режиссеры һәм продюсеры Илдар Ягъфаровны, «Мулла» фильмы режиссеры һәм баш рольне башкаручы Рамил Фазлыевны, «Хәлимә» фильмының баш режиссеры Юлия Захарованы да күрергә мөмкин булачак.
Фото: Салават Камалетдинов
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк