Логотип
Хәбәрләр

Марат Бәшәров “Мулла” фильмының Казан кинофестивалендә уңыш казанасына ышана

Марат Бәшәров белән очрашу бүген “Мулла” фильмы күрсәтелгәннән соң “Ривьера” күңел ачу комплексы кинотеатры залларының берсендә була. Россиянең танылган киноактеры, татар егете Марат Бәшәров Татарста...

Марат Бәшәров белән очрашу бүген “Мулла” фильмы күрсәтелгәннән соң “Ривьера” күңел ачу комплексы кинотеатры залларының берсендә була.

Россиянең танылган киноактеры, татар егете Марат Бәшәров Татарстанда кинода төшергә күптән хыялланган булган, ниһаять, “Мулла” фильмында катнашып, аның хыялы тормышка ашкан. Бу хакта ул Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасында әйтте.

“Мин бу турында Аллаһтан бик сорадым. Ниһаять, ул мине ишетте һәм миңа татар киносында уйнарга насыйп булды”, - диде ул “Пирамида” залында узган XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасында. Бу сүзләрне Марат Бәшәров татар телендә әйтте.

“Кечкенә генә роль иде ул. Ни өчендер мин анда русча уйныйм. Фильмда бөтен персонажлар татарча сөйләшә. Бердәнбер минем персонаж гына картинада ике тапкыр күренеп ала һәм русча сөйләшә. Әлбәттә, мине татарча сөйләштерә алмаслар иде. Минем Мәскәү мишәр-татар акценты татар киносына бармас иде”, - диде ул.

Марат Бәшәров үзе уйнаган “Мулла” фильмы турында да мәгълүмат биреп үтте. “Безнең совет чоры стереотипы буенча мулла – ул акча һәм бәлеш яраткан мәрхәмәтле бабай. Муллалык – ул профессия, ул – күңел халәте. Мулла күңелне күрә белергә тиеш”, - диде Марат Бәшәров һәм сәхнәдән Ренат хәзрәт Абянов язган шигырьне укыды. Ул шигъри юлларның Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил шәех Гайнетдинга багышланганлыгын искәртеп үтте.

Чыгышының азагында актер үзе катнашкан фильмның җиңүен көткәнлегенә өметләнгәнлеген аңлатып, жюри әгъзалары утырган якка күз ташлап: “Минем чыгышымны онытмагыз”, дип шаяртты.

Марат Бәшәров “Татар-информ” хәбәрчесенә әле “Мулла” фильмын күрмәгән булуын, бүген тамашачы белән бергә караячагын һәм аралашачагын әйтте.

  • Марат Бәшәров белән очрашу “Мулла” фильмы күрсәтелгәннән соң “Ривьера” күңел ачу комплексы кинотеатры залларының берсендә була. Фильм 11.55 сәгатьтә башлана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/05/170948/

 

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк