Логотип
Хәбәрләр

Минзәлә театры директоры якут режиссеры чакыруны татар театрындагы торгынлык белән аңлатты

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов якут режиссеры чакыруны татар театрындагы торгынлык белән аңлатты.  Минзәлә татар дәүләт драма театр...

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов якут режиссеры чакыруны татар театрындагы торгынлык белән аңлатты. 

Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов үзенең коллегасы – Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры һәм баш режиссеры Рөстәм Галиевның “Потаповщина” дигән сүзенә җавап бирде.

Искәртеп үтәбез, быел Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итүче Рөстәм Галиев “Интертат” сайтындагы чыккан блогында: “Ә сез Потапов куйган “Чия бакчасы”н карагыз. Әгәр мин моны “Потапов куйды”, дип язган булсам, “О, Потапов куйган”, диярләр иде. Монда спектакль турында уйланмыйлар. Потапов дөньяның асылына әйләнде. Потаповщина!” – дигән фикер әйтте. Театр җәмәгатьчелеге бу фикерне Минзәлә театрына атылган таш дип кабул итте. Чөнки данлыклы режиссер, “Алтын битлек” лауреаты Сергей Потаповны Татарстанга нәкъ менә Минзәлә театры алып килде һәм ул куйган "Иблис" спектакле белән “Тантана” театр премиясенең төп номинациясенә ия булды.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Минзәлә татар дәүләт драма театры җитәкчелеге һәм артистлары катнашында театрның Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә "Татар-информ" хәбәрчесе Роберт Шәймәрдановтан бу хакта фикерен сорады.

"Потаповщина дигән сүзне мин ачудан чыдый алмыйча кашыну дип кабул иттем. Татарстанда Потаповның бер спектакль куюы моңа җирлек була алмый. Ун ел буе куеп безнең режиссерларны интектергән булса – әйе. Терминологиясе дөрес түгел. Потапов безгә көз көне дә киләчәк. Рөстәм Галиев әле ул турыда белми. Шул ике спектакльне куйгач әйтер. 27 ел эшлим дип мактана – әле Галиевщина дигән терминның булганы юк. Театрны ул нигезләмәсә дә, нигезләдем дип тә мактана. Без Потаповның килүе белән горурланабыз. Беренче килүендә үк шундый термин алып киткән икән – куанырга кирәк", - диде Роберт Шәймәрданов.

"Безнең әле планнар бик зур – Потапов тагын киләчәк, - ди ул. - Без дә бит аны тик торганнан чакырмыйбыз. Драматургиянең бер тирәдә торышы, режиссураның бер тирәдә торышыннан аптырап чакырабыз. Менә хәзер “Ахырзаман”ны куярга тагын бер башкорт режиссеры килде. Монда уйларга җирлек бар. Бәлки 50-100 елдан Галиев та Потапов югарылыгына менеп җитәр".

Килгән режиссерлар гонорарны күбрәк сораса да, Шәймәрданов моның нәтиҗәсе барлыгын әйтә.

Искәртеп үтәбез, "Иблис" спектакле "Кече шәһәр театрлары" федераль проекты кысаларында куелды. 

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк