Монеточка хастаханәгә эләккән
Россия җырчысы, музыкант һәм композитор Монеточка исеме астында таныш булучы Елизавета Гырдымова берничә концертын хастаханәгә эләгүе аркасында гамәлдән чыгарганнар. Үзенең Инстаграм аккаунтында Моне...
Россия җырчысы, музыкант һәм композитор Монеточка исеме астында таныш булучы Елизавета Гырдымова берничә концертын хастаханәгә эләгүе аркасында гамәлдән чыгарганнар. Үзенең Инстаграм аккаунтында Монеточка медицина ярдәме күрсәтү оешмасында төшерелгән видео урнаштырган. Анда ул «капельница» астында ята.
Җырчы Иркуст, Хабаровск, Владивосток шәһәрләрендә чыгыш ясарга тиеш булган. Әмма концертларны оештыручылар социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, Монеточкага суык тиеп, сәламәтлеге начарланган һәм ул тавышын югалткан.
Бу хәбәрне ишеткәч, башка ни өчендер әллә нинди («тавышыңны югалтыр өчен аны башта булдырырга кирәк» яки «Грейныкы кебек булган икән бу, бер юлдан йөриләр») дигән «әшәке» уйлар килеп китә. Аннары үзеңне кулга алырга тырышып, сәламәтлек хакында алай шаярмыйлар, дип куям. Һәр хәлдә, исәнлек-саулык һәммәбезгә!
Автор: Эльвира Сабирова
Фото: Инстаграм @monetochka.official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк