Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне
Истәлекле чарада герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстанның әйдәп баручы шагыйрьләре (Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Гөлүсә Баттал, Рифат Сәләх), танылган солистлар чыгыш ясаячак.
25 август Татарстан Республикасында һәм аннан читтә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көне билгеләп үтелә.
12:00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәле янында, 1 Май мәйданында ТР Язучылар берлеге «Каһарманлык кайтавазы» дип аталган истәлекле чара оештыра.
Истәлекле чарада герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстанның әйдәп баручы шагыйрьләре (Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Гөлүсә Баттал, Рифат Сәләх), танылган солистлар чыгыш ясаячак. Чарада Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы иҗат берлекләре җитәкчелеге катнашачак. Шигъри митинг чәчәкләр салу белән тәмамланачак. 12+
Фото Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Мозаика культур»
-
Мәүлид ән-Нәби
-
«Караоке» сәхифәсе
-
«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәргә кияүгә чыга
-
Ильяс Камал иҗат иткән опера лауреат исеменә лаек булды
-
Җырлыйбыз!
-
Названы имена лауреатов Литературной премии им. М.И.Цветаевой
-
Казанский международный кинофестиваль «Алтын минбар»
Комментарий юк