Ник барысы да Данирның хатынына бәйләнә?
Талантлы артист, пародия остасы, үзе җырчы, үзе биюче Данир Сабировны Инстаграмда мактап туя алмыйлар. Тик хатыны Миләүшәгә генә һәрвакыт таякның каты башы эләгә! Киемнәрен, бизәнүен, чәчләрен һәм күз...
Талантлы артист, пародия остасы, үзе җырчы, үзе биюче Данир Сабировны Инстаграмда мактап туя алмыйлар. Тик хатыны Миләүшәгә генә һәрвакыт таякның каты башы эләгә! Киемнәрен, бизәнүен, чәчләрен һәм күзләрен туйганчы сөйләделәр... Хәзер исә Миләүшәнең хәрәкәтләнүенә чират җиткән икән. Данир Сабировның гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап керткән видеосы астында: «Олы кызың үзең кебек активный, молодец, извини, хатының агач», – дип яза бер уртача яшьтәге ханым. Данир һәрвакыттагыча, артык югалып тормыйча «Эх, сезнең кебек талант иясе түгел шул. Үземнең яраткан агачым. Нинди генә кыенлыклар булмасын бөгелми дә сыгылмый да. Бәхетле булыгыз», – дип җавап кайтарган үзенә.
Шул рәвешле бик күпләрне кызыксындырган сорауны калкыткан бер язылучы: «Ник барысы да Данирның хатынына бәйләнә? Дәшми генә көнләшегез. Шундый матур гаилә», – дип фикерен төгәлли ул.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @milagrasss555
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк