«ӨЙЛӘНЕРГӘ КИРӘК ИНДЕ» диләр...
«Динар, син шушы чараларны алып барган өчен акча сорый белсәң, күптән BMWда йөрер идең инде»
Ул — калебе белән романтик артист. Аның дөньяга карашын да күзләреннән укып була. Әнә шул күзләргә диңгез кадәр кирелек тә, тау кадәрле горурлык та, тулы бер гомергә җитәрлек сагыш та сыйган. Татарстанның атказанган, Әлмәт татар дәүләт драма театрының популяр артисты Динар Хөснетдинов белән тормыш, театр һәм гаделлек турында без бүген шактый зур әңгәмә кордык.
— Динар, синең өчен бүгенге көндә карьера беренче урында кебек.
— Син театрны да карьерага керттеңме?
— Театр карьера түгелмени? Ярар, театр булсын.
— Ә аларның икесен дә тигез алып барып булмыймы әллә? Берсеннән баш тарту мәҗбүри, име?
— Хатының сайлау алдына куйса?Ай саен гастрольдә йөргән артист белән яшәү җиңел түгел кебек.
— Юк, бу бит инде минем хатын өчен яңалык булмый. Кем белән гаилә корачагын ул уйларга тиеш инде, ризамы ул андый тормышка, юкмы.
— Андый кеше бармы соң әле?
— Хм... Бәлки минем бүгенгә кадәр өйләнмәвемнең сәбәбе дә карьераны беренче урынга куюдадыр.Бу беркемгә дә яшерен түгел инде.Ничә ел анализлаганнан соң ул сорауга җавап таптым кебек.
— Җавабы нинди соң?
— Икәү алар: берсе — җаваплылыктан качу (качу буламы икән инде ул, белмим), икенчесе — ирекне югалтудан курку. Мин шултиклем ирек яратучан кеше, шуңа бәлкем үземне ниндидер кысаларга кертәсем килмидер әлегә. Кирәк икәнен дә беләм...
— Ничек инде кирәк? Кирәк булган өчен генә өйләнмәкче буласыңмы?
— Юк, кирәккә генә өйләнсәм, күптән гаиләле булган булыр идем инде мин. Кайбер кешеләр миңа «өйләнергә кирәк инде», диләр. Ничек инде кирәк? Күп әйбер кирәк, тал төбе тирәк (көлешәбез). Мин авыр кеше инде шундый. Һәр нәрсәгә үз позициям, үз фикерем. Ә тормышның аның үз кануннары. Әнә шул кануннарга буйсынмыйсың икән, ниндидер авырлыклар аша үтәргә туры килә. Ризалашып, буйсынып яшәсәң яшәү дә җиңелрәк һәм бөтен «кирәк»ләр дә үтәлеп барыр иде. Мин агымга каршы йөзгәч, минем «кирәк»ләр әле үтәлми менә.
— Җаваплылыктан курыккан кеше шундый зур чаралар алып бара алмас иде ул.
— Шуңа андый чаралар минем өчен зур стресс. Мәсәлән, минем бүген берәр җаваплы чара икән, мин көнемне, уемны, фикеремне шуңа гына багышлыйм һәм шуның белән генә яшим. Менә мин бу мәсьәләдә Айдарга (сүз режиссёр Айдар Җаббаров турында. — Авт.) шаккатам һәм аның шушы ягын үземә үрнәк итеп аласым килә. Ул нык җаваплы чарага да 5 минут кала гына килеп җитә. Бәлки, ул шулай тиештер дә. Ә мин андый чаралар көнне бернинди очрашулар да билгеләмим. Тик бүген синең янга килдем менә, гәрчә кичен Ваһапов фестивален алып барасым булса да.
— Димәк, син барыбер үзеңне ниндидер кысаларга кертәсең?
— Кертәм инде. Андый ук ... түгел бит инде мин. Минем үземнең эчке тәртипләрем дә бар бит әле.
— Рольләрдән баш тартканың булдымы?
— Булды, әйе. Мактана торган адым түгел инде түгелен. Әгәр мин читтән карап үземнең бу адымыма бәя бирсәм, шактый эләктерер идем үземә.
— Сәбәбе нидә иде?
— Йә роль ошамый, йә режиссёр белән эшлисе килми. Күңел ятмаган рольне барыбер сәхнәдә яшәп чыга алмас идем.
— Ролең белән үзеңнең холкың 100% тәңгәл килгән чаклар булганы бармы, гомумән?
— Болай дип җавап бирер идем:100% туры килә алмый инде ул, алай булсын өчен миңа үз тормышымны сәхнәгә алып чыгарга кирәк була. Ә болай мин һәр ролемне үземнең холкыма яраклаштырып бетереп уйныйм. Әмма холкыма бөтенләй капма-каршылары да була, аларны бик авырдан гына үз итсәм дә, нәтиҗәсе күпкә отышлырак килеп чыга. Тамашачыга да яңа яктан ачылам бугай алай. Артистның яңа яктан ачылуы режиссёрдан да тора бит әле ул. Кызганыч, бездә күп режиссёрлар мизансцена кую белән генә чикләнә. Артистка «уйнап чыгар әле» дип битараф карарга ярамый! Ул яктан Камил Тукаев белән Айдар Җаббаровны мактап үтә алам, мәсәлән. Менә аларның беренче максаты — артистлар белән эшләү. Шуңа спектакльләре дә уңышлырак килеп чыга.
— Әлмәт театры махсус Динар Хөснетдинов өчен пьесалар сайлый дигән сүзләр дә йөри икән.
— Ансын шул сүзнең иясенә бирергә кирәктер инде. Махсус минем өчен диелгән әйбер гомумән юк. Без бит халык театры түгел. Халык театрында гына ул бабайларны яшь егетләр уйнап йөри ала. Профессиональ дәүләт театрында барыбер типажга туры китереп сайлыйлар. Һәр артист режиссёр белән тет-а-тет сөйләшеп, пьесаны анализлаганнан соң гына,үзенең амплуасына туры килгән рольгә билгеләнә. Чакыртылып кайтартылган режиссёрга Динар Хөснетдиновмы, башка артистмы — барыбер. Аңа талант һәм типаж гына кирәк.
— Чакыртылып кайтарылган режиссёрга тукталсак... Айдар Җаббаров белән сез якын дуслар. Моның тәэсире эштә дә сизеләме?
— Айдар бездә чыгарган ике спектакльдә дә мин катнашам, тик берсендә дә төп роль башкармыйм. Җавап аңлашыламы? Ә ике спектаклендә дә катнашуымның сәбәбе: аның мине яхшы белүендә һәм минем белән эшләргә җайлы булуда. Спектакльдән тыш мин бит әле аңа ниндидер оештыру эшләрендә булышам. Иманым камил, әгәр Айдар куячак спектакльдә миңа туры килә торган роль юк икән, без дуслар дип кенә, ул минем өчен ниндидер роль тудырмаячак. Менә мин мактанып һәм горурланып әйтә алам, без Айдар белән берәр кая ял итәргә барсак та,театр турында дөм сөйләшмибез диярлек. Дуслар дип кенә роль бирү, йә булмаса, роль сорау дөрес әйбер түгел. Монда барысы да гадел булырга тиеш.
— Гел гаделлек эзләп йөрү сиңа тормышта авырлык тудырмыймы?
— Тудыра, әлбәттә. Бу минем иң зур проблемаларның берсе. Гаделлек эзләү ул бит күп әйбер белән килешмәү дигәнне аңлата. Тормыш ул — гаделсез.
— Нәрсәдә чагыла ул?
— Гомумиләштереп әйткәндә, мәсәлән, кемгәдер ниндидер яхшылык эшлисең, ә ул сиңа әллә ничек булып әйләнеп кайта. Глобаль проблемаларга килсәң дә гаделсезлек инде. Мин нидер әйткәннән генә, нәрсәдер үзгәртеп була дип уйламыйм.
— Бөтен кеше әнә шулай уйлаганга үзгәрми дә инде ул, Динар. Берләшеп, зурдан кубып тотынсак?
— Мәсәлән, гарип бала туып, берләшеп нишлибез? Ярдәм итеп була димә, анысын үзем дә беләм. Ләкин бөтенесен дә терелтү безнең хәлдән килми, аңлыйсыңмы син шуны? Ничә миллион чыгым кертеп, шәһәрнең зур чараларын үткәрәбез, ә безнең ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә акчаны бит үзләре дә тиенен тиенгә санап тоткан гади халыктан җыябыз. Син менә шуны гаделлек дип саныйсыңмы? Бу турыда сүз башланса миндә усал Динар уяна да, гомумән, дөньяга елмаясы килми башлый. Туктыйк, әйдә.
— Кирәк булганга гына елмаеп йөри белмисеңмени?
— Ясалма елмаюның кирәген тапмый башладым. Кешегә ярар өчен генә үземне мәҗбүриләмим. «Ул гел елмаеп йөри, ә күңелендәгесен беркем белми» ише сүзләр миңа хәзер бөтенләй туры килми. Миңа калса, бу үз-үзеңә икейөзле караш. Тормыш ул — көрәш һәм ул һәрвакыт киеренке халәттә булуны сорый. Мин бары өйгә кайтып, ишекнең бу ягында гына үземне бөтен кысалардан азат итеп, ял итә алам.
— Ә синең өчен ул өй кайда: Чаллыда, Әлмәттә?
— Абый янында. Әмма еллар үткән саен минем кайтып сыена торган үз нигезем юк икәнлеген аңлый башладым. Казанның ритмы ошаса да, мин фәкать монда кунак булуны гына үз итәм. Чаллыда яшәсәм, кайтыр җирем булмас төсле — шунда эшлим, шунда яшиммени? Ә менә Әлмәт ул минем өчен алтын урталык: эшләргә дигәндә — Казанга, ял итәргә дигәндә — Чаллыга китә алам. Чаллыда рәхәтләнеп ял итсәм дә, аннан да ничектер читләшәмме шунда. Элеккеге кебек үз өем дип әйтә алмыйм, ул тойгылар көннән-көн ераклаша нишләптер. Менә син, мәсәлән, атна ахырында авылга кайтасың. Ә минем, кызганыч, туган нигезем юк. Кешегә әнә шул нигез кирәк икән. Әни исән булса, бәлки, миндә дә булган булыр иде ул...
— Ә әтиең...
— Әти Буада тора. Әти белән үсмәгәч анда бик сирәк кайтыла...
— Бәлки ул өең гаилә коргач барлыкка килер, Динар.
— Бәлки. Шуңа таба бара торганмындыр. Мин сөйләгән әйберләр бәлки нәкъ менә гаилә кору өчен нинди дә булса бер этәргечтер. Кирәк булганга гына түгел, ә аңлы рәвештә.
— Син әле дә тәнкыйть күтәрмисеңме?
— Юк, күтәрәм, ләкин мин бу мәсьәлә буенча әле дә шул ук фикердә. Сорамаган тәнкыйтьне нигә күтәрергә тиеш соң мин? Мин бит сорамыйм. Гадәттә спектакль беткәннән соң тәнкыйтьчеләр артистларны фикер алышыр өчен тамашачылар залына җыя. Мин анда да кермәс идем.
— Ничек инде? Анда бит синең шәхесеңне түгел, ә син тудырган персонажны тәнкыйтьлиләр.
— Менә кара, мәсәлән, 3-4 критик спектакльне караганнан соң,үзләренең фикерләрен белдерә башлыйлар. Күп очракта алар төрлесе төрле фикердә була һәм шуннан үзара бәхәс башлана. Тик минем беркайчан да тәнкыйтьчеләр фикереннән генә спектакль үзгәргәнен күргәнем юк.
— Айдар бит «Рәшә»сен кыскартты бераз...
— Айдар «әйе, ярар» дип баш кагып торса да, гел үзенекен эшли торган кеше. Кыскарткан икән, димәк, ул аның үзенең башында булган. «Рәшә»нең вакыт ягыннан күпкә киткәнен ул чыгарганда ук белә иде, шуңа кыскартыр өчен җайлы вакытын гына көтеп йөрде.«Тормышмы бу?» спектаклендә шәрә килеш йөгереп үтеп киткән егет образын да күпме алып ат диеп әйттеләр. Кыскарттымы соң? Юк. Мин үзем дә башкачарак уйный башлыйм дип әйтә алмыйм. Әгәр спектакльне режиссёр үзе үзгәртми икән, артистларның моны эшләргә хакы юк. Миңа калса, әнә шул фикер алышуларда да беренче чиратта режиссёр үзе утырырга тиеш. Ә бездә, Әлмәт театрында гына димим, режиссёрлар бу фикер алышуга бөтенләй катнашмый диярлек. Ни өчен бөтен тәнкыйть артистларга төшә? Бездән бит берни дә тормый. Мәсәлән, мин үзем уйнаган рольгә тәнкыйтьне бары мин хөрмәт иткән авторитеттан гына ишетә алам һәм аның фикере дөрес булган очракта гына рольгә ниндидер үзгәреш кертәчәкмен. Әмма барыбер режиссёр белән киңәшеп. Һәм, гомумән, мине тәнкыйтьләргә бары бер генә кешенең хокукы бар, ул да булса абый. Ул кеше мине тәрбияләп үстергән, минем өчен ул бердәнбер авторитет. Мин аннан беркайчан да мактау сүзе ишеткәнем юк, гел тәнкыйтьләп кенә тора ул мине. Минем ниндидер адымым, йә сүзем аңа 98% ошый, әмма 2% ошап җитми икән, без әнә шул 2% турында сөйләшәчәкбез.
— Ә менә абыең сине гел шулай тәнкыйтьләп тормаса Динар Хөснетдинов була алыр идеме икән?
— Юктыр. Ул бит инде мине шуңа артык очып китмәсен диеп җиргә тартып төшерер өчен тәнкыйтьли. Әзрәк кысалардан чыгып китә башласам, кире шул кысаларга кертеп утыртыр өчен, диик. Мине һаман синең теге соравың тотып тора...
— Кайсы икәнен чамалыйм бугай.
— Гаделсезлек турындагы. Менә хәзер әкренләп искә төшә башлады. Миңа мәрхүм дустым Илшат гел: «Динар, син шушы чараларны алып барган өчен акча сорый белсәң, күптән BMWда йөрер идең инде», — дип әйтә торган иде. Мин эшләгән
өчен акча сорый белмим. Еш кына мин туйларны да бушка алып бара идем, гади кешеләрнең акчасы болай да юк, савап булсын дип кенә, ышанасыңмы? Ә менә соңгы елларда кешенең әрсезлеге мине боза башлады. Мин бит әле театрдан тыш федераль сабантуйлар, зур масштаблы чаралар да алып бардым. Берсендә, мәсәлән, сабантуйның рәсми өлешен мин алып бардым, ә шатёрда зур артистлар белән булганын Казаннан кайткан алып баручы. Шуның өчен миңа бирелгән гонорар суммасы 5 мең иде. Бу Казаннан кайткан алып баручыныкыннан 7-8 тапкыр кимрәк. Мине рәсми чараларны алып барырга дип Казанга чакырталар, әйеме, ә монда Динар үзебезнеке диеп тиенгә генә эшләтәләр. Үз җиребездә кадеребез юк. Менә шуннан соң гаделлек бармы-юкмы икәнен үзең уйлап кара инде.
— Бу турыда без синең белән бик озак сөйләшә алабыз, чөнки үзем дә шундый. Әйдә, күңеллерәк темага күчик әле. Күптән түгел генә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде үзеңә. Нинди дә булса җаваплылык тоя башладыңмы?
— Юк, чөнки мин эшемә гел җаваплы карый торган кеше. Спектакль барышында гына «мин бит бүген беренче тапкыр сәхнәгә атказанган артист буларак чыктым» дигән рәхәт уй йөгереп узды, шуның белән шул.
— Соңгы арада шигырьләр яздырмый башладың. Күңел халәтең андый түгелме шунда.
— Менә шул халәткә туры килердәен эзлим әлегә. Бер укудан ук күңелгә май булып ята икән, димәк, ул минеке. Миңа ул шигырьнең авторы кем булуы да мөһим түгел, танылганмы ул, юкмы — анысына да игътибар итмим, иң мөһиме — мәгънәсе. Мәсәлән, синең теге «Яраттыммы?» шигыре минем күңел халәтенә 100% туры килде һәм шул шигыреңне укыган саен теге халәт искә төшә. Мин, гомумән, шигырьне шигырь итеп сөйләргә кирәк дип санамыйм. Ул синең күңел халәтең булырга тиеш. Шунсыз ул ихлас килеп чыкмаячак. Шигырь ул — тормыш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк