Питрәчтә III Бөтенроссия «Скорлупино» фестивале узачак
21 июль көнне Казаннан 40 км ераклыкта, Питрәч авылы янындагы Наратлыкта III Бөтенроссия "Скорлупино" фестивале узачак. Аны "Татарстан аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Питрәч муни...
21 июль көнне Казаннан 40 км ераклыкта, Питрәч авылы янындагы Наратлыкта III Бөтенроссия "Скорлупино" фестивале узачак. Аны "Татарстан аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты уздыра.
Фестиваль кунакларын кызыклы уеннар һәм конкурслар көтә. Бәйрәм карнавал һәм республиканың иң яхшы артистлары катнашында театраль тамаша белән башланып китәчәк.
Фестивальдә “Пекинча тавык әзерләү” буенча рекорд кую, тавык итеннән ризык пешерү буенча мастер-класслар үткәреләчәк, концерт номерлары тәкъдим ителәчәк. Урман буенда балалар мәйданчыгы һәм иң нәни кунаклар өчен Ско-ко-парк эшләячәк. Кунаклар халык җырлары һәм заманча хитлар тыңлый, күпсанлы гадәти булмаган фото-зоналарда истәлек өчен фотога төшә алачак.
"Скорлупино" фестивале - "Russian Event Awards-2017" вакыйгалы туризм өлкәсендәге премиянең Гран-при иясе, "Диво России", "Туристический сувенир"» һ.б. Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, Миланда "BIT" Европа туристлык күргәзмәсендә Россиянең туристик потенциалын тәкъдим иткән чара.
Тулырак мәгълүмат https://vk.com/skorlupino яки https://vk.com/skorlupino сайтында.
Катнашучылар өчен теркәлү һәм шартлар https://vk.com/skorlupino группасында.
Фото - скорлупино.рф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк