«Людмила Поргина янәдән кияүгә чыга»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Октябрь аенда актер Николай Караченцовның вафатына бер ел булачак. Шоу-бизнес мохитендә, актерның тол калган хатыны Людмила Поргина янә кияүгә чыгарга җыена, дигән имеш-мимешләр пәйда булды. Журналис...
Октябрь аенда актер Николай Караченцовның вафатына бер ел булачак. Шоу-бизнес мохитендә, актерның тол калган хатыны Людмила Поргина янә кияүгә чыгарга җыена, дигән имеш-мимешләр пәйда булды.
Журналистлар легендар артистның тол хатыны белән элемтәгә кереп, әлеге имеш-мимешләргә ачыклык кертте. «Акыл, талант һәм энциклопедик белемнәр буенча минем Кола кебек тагын кем булырга мөмкин? Ул уникаль кеше иде, икенче андый кешене табуы авыр. Моннан тыш, минем улым, киленем, оныгым, биш мәче һәм дүрт попугаем бар! Минем шөгылем күп», – диде Людмила Поргина. Ул тормышында яңа туйның булуы мөмкин түгел дип саный.
«Аңлагыз, мәхәббәт тормышта бер тапкыр була. Шундый көчле, бәхет бүләк итә торганы... Безнең болай да барысы да бар һәм калганы яхшы булачак!» - дип әңгәмәдәше Людмила Поргинаның сүзләрен ассызыклап үтә. «Николай һәрвакыт минем янәшәмдә. Гомумән, ул миңа һәр төн төшемдә килә. «Бернидән курыкма, нык бул һәм елмай!» – ди ул. Мин бу принцип буенча яшәргә тырышам. Коля һәрвакыт минем белән һәм беркая да китмәде», - дип сөйләде Людмила Поргина.
Фото: @#караченцов
Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк