Рөстәм Тарико татар халкының өч көчле сыйфаты бар дип саный

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). “Русский Стандарт” холдингы хуҗасы, тумышы белән Минзәлә шәһәреннән булган Рөстәм Тарико “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында татар халкының көчле сыйфатлары турында сөйләде. Аның фикеренчә, татар халкын өч сыйфат көчле итә.

Рөстәм Тарико Советлар Союзындагы зур төзелешләр - "КАМАЗ", "НЕФТЕХИМ", авиация заводларының Татарстанда эшли башлавы очраклы хәл түгел. Моның сәбәбе татарларның эш сөючән булуында, дип саный ул. “Мин ул вакытлардан соң татар халкы тагын да зуррак уңышларга иреште дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Тарико. 

Татар халкының икенче көчле сыйфаты дип, ул тыйнаклыкны атады. “Бу коллектив һәм партнерлар белән дөрес мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итә”, - ди Тарико.

“Шулай ук, татарларны җаваплы дияр идем, алар вәгъдә иткән эшләрен эшлиләр. Бу сыйфат безнең илдә һәм чит илдә бөтен кешегә дә хас түгел. Шушы сыйфатлар конкуренциягә сәләтле итә, үземне шушы сыйфатлардан уңышлы файдалана алган кеше дип саныйм”, - диде Рөстәм Тарико.

Рөстәм Тарико 2004 елдан, Россиядә иң бай кешеләрнең берсе буларак, "Forbes" исемлегенә керә. Аның белән интервьюны “Интертат” сайтында укырга мөмкин.

  • Рөстәм Васильевич Тарико 1962 елның 17 мартында Татарстанның Минзәлә районында туа. Россиядәге аракы җитештерүче иң эре холдингларның берсе "Русский Стандарт" ширкәте һәм "Русский Стандарт" банкы, иминият компанияләре хуҗасы һәм җитәкчесе. 17 яшенә кадәр Минзәләдә яши, аннары Мәскәүгә күченеп китә. Мәскәү транспорт инженерлары институтын тәмамлый. "Бизнес Тур" туристлык агентлыгында, аннары Ferrero һәм Martini & Rossi Италия компанияләрендә эшли. 1992 елда ROUST Inc компаниясен оештыра һәм Martini, Smirnoff, Johnnie Walker алкоголь эчемлекләре белән сату итә башлый. 1998 елда «Русский Стандарт» компаниясен оештыра. Өч баласы бар - игезәк кызлары Анна һәм Ева (2003 елгы), улы Динар (2007 елгы).

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
693
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
186
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
579
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
599
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
572
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1068
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы