Логотип
Хәбәрләр

Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узачак

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Арча районының Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 12 апрельдә VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узачак. Габдулла Тукайның 132 еллык туган көне...

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Арча районының Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 12 апрельдә VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узачак.

Габдулла Тукайның 132 еллык туган көне уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан оештырылган чарага барлыгы 225 фәнни һәм иҗади эш килгән. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Балтач, Лаеш, Чирмешән, Аксубай, Спас, Апас, Азнакай районнары, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре укучылары укуларда актив катнашырга теләк белдергән.

Укучылар биш төрле номинациядә хезмәтләрен яклаячак: “Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗаты”, “Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты” , “Казаныбызда яшәгән бөек шәхесләр”, “Габдулла Тукай турында язылган әдәби әсәр”, “Тылсым көче” (укучылар тарафыннан иҗат ителгән фантастик хикәяләр). Чарада республика мәктәпләреннән килгән 64 укучының, 54 укытучының эше тыңланачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, район башкарма комитеты вәкилләре, мәгариф идарәсе җитәкчесе, мәгарифне үстерү институты доцентлары, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре,”Гаилә һәм мәктәп баш мөхәррире, “Мәгариф” журналы бүлек мөхәррире, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире, Казан-арты этнография музее директоры урынбасары катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә бәя бирәчәк.

VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары көн тәртибе:

8.30-9.00 - Габдулла Тукай укуларына килүчеләрне каршы алу, теркәү;

9.30-10.00 - Г.Тукай укуларын ачу тантанасы;

10.00-12.00 - Төркемнәрдә эш:

Укучылар:

1 төркем. Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗаты;

2 төркем.Габдулла Тукайның Казан чоры иҗаты;

3 төркем. Казаныбызда яшәгән бөек шәхесләр;

4 төркем. Габдулла Тукай турында язылган әдәби әсәр;

5 төркем. “Тылсым көче” (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән фантастик хикәяләр).

Укытучылар:

1 төркем. Укыту-тәрбия процессында туган ягым шәхесләрен өйрәнү;

2 төркем. Татар әдәбиятында аз өйрәнелгән әдипләребез;

3 төркем. Укытучы - иҗади шәхес (укытучыларның тәрбия темасына язылган хикәяләре);

12.00-12.30 - Төшке аш;

13.00-14.00 - Габдулла Тукай укуларын йомгаклау тантанасы. Җиңүчеләрне бүләкләү( Яңа Кырлай авылы мәдәният йорты);

14.00-14.30 - Г.Тукай музеена экскурсия;

14.00-15.00 Г.Тукай укуларына катнашучыларны озату.

Уздыру урыны: Арча районы, Яңа Кырлай авылы, Яңа Кырлай урта мәктәбе. Мәктәп директоры: Энҗе Фарук кызы Минҗанова , тел. 89393911610

Фикер алышу: мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ринат улы Ибраһимов, тел.89179068027

Адресы: 422035, Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 2 нче йорт.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк