Ришат Төхвәтуллин: «Кыйнап ташламадылармы икән, дип борчылдык»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бу көннәрдә Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалган икән дигән хәбәр күңелләрдә борчу уятты. Чит шәһәрдә, кая китәргә мөмкин инде ул. Ришат үзе дә борчылды, язылучыларына, тамашачыларына мөрәҗәга...
Бу көннәрдә Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалган икән дигән хәбәр күңелләрдә борчу уятты. Чит шәһәрдә, кая китәргә мөмкин инде ул. Ришат үзе дә борчылды, язылучыларына, тамашачыларына мөрәҗәгать итте. Күп кеше җырчының конкурентлары эшләгән бу эшне дип уйладылар, янәсе Ришатның концертларын булдырмаска тырышалар. Кичә Артурның табылуы ачыкланды.
«Артур дигән тавыш операторыбыз табылды, ниһаять. Питер шәһәренә барып җиткән. Концертыбыз башланырга ике сәгать кала без аны югалткан идек. Берәр проблемасы килеп чыккандыр, дип уйладык. Әле ярый безнең егетләр профессионаллар. Нәркис дигән егетебезне звукка утырттык. Артурны ике көн эзләдек, полициягә дә мөрәҗәгать иттек. Бөтен җиргә хәбәр бирдек, телевидениегә дә. Бу егет үзе элемтәгә чыкты. Питерга барып җиткән. Минем белән сөйләшмәде, биюче егетебезгә генә киемнәрен җибәрүен сорап шалтырткан. Бу хәл аның белән инде беренче тапкыр гына булмаган. Дуслары безгә яздылар, имтиханнар вакытында да ул аларны уңайсыз хәлдә калдырган булган. Ул безнең пультның настройкаларын бетергән дә, нишләргә белмичә чыккан да киткән. Иң мөһиме исән-саумы икән дип борчылган идек, чөнки хезмәт хакы алган вакыт иде. Кыйнап ташламадылармы икән, дип борчылдык. Иң мөһиме исән-сау икән. Кадерле тамашачым, сезне борчыган өчен гафу итегез. Безнең белән бергә булдыгыз, рәхмәт сезгә», дип сөйли Ришат.
Автор: Г.Шарапова
Фото: rishat_thv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
12 июля 2025 - 13:30
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
10 июля 2025 - 15:00
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
8 июля 2025 - 09:40
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
7 июля 2025 - 13:00
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
3 июля 2025 - 23:00
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
Комментарий юк