Россия артистлары күпме пенсия ала?
Җырчылар һәм актерлар үзләренең пенсияләренең күләмен еш кына игълан итә, чөнки кайчагында алар бик аз булып чыга. Әйтик, Владимир Винокур нибары 10 мең сум, ә Алла Пугачева 17 мең сум пенсия ала икә...
Җырчылар һәм актерлар үзләренең пенсияләренең күләмен еш кына игълан итә, чөнки кайчагында алар бик аз булып чыга. Әйтик, Владимир Винокур нибары 10 мең сум, ә Алла Пугачева 17 мең сум пенсия ала икән.
Җанатарлар артистларның гонорарларын кайчагында миллионнар белән исәпләүгә күптән күнеккән инде. Һөнәренә ихтыяҗ булу аркасында музыкантлар һәм актерлар күчемсез милек сатып ала һәм күп сәяхәт итә. Әмма бу киләчәктә йолдызлар зур пенсияләргә исәп тота ала дигән сүз түгел. Шушы көннәрдә Роза Сябитова аңа тиешле түләүләр күләме турында сөйләгән. Телевидениедә тапшырулар алып баручыга аена нибары 14 мең сум акча түлиләр икән. Нәкъ менә шуңа күрә ул актив эшләвен дәвам итә, фанатларны яңа иҗади проектлар белән сөендерә.
Иң зур пенсияләрнең берсен София Ротару ала: йолдызның пенсиясен рубльгә күчереп исәпләгәндә 35 меңгә якын, ә менә Михаил Боярскийның айлык түләүләр күләме нибары 20 мең сум тәшкил итә икән.
Автор: Александра Иванова
Фото: Инстаграм @alla_pugacheva_forum
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк