Логотип
Хәбәрләр

Россия Мәгариф министры урынбасары Казанда "Онлайн дәресләр" проектын тәкъдим итте

Дәресләрне ун миллионнан артык укучы караган. Бүген ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә багышланган конференциядә РФ Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина укытучыларга "Онлайн дәр...

Дәресләрне ун миллионнан артык укучы караган.

Бүген ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә багышланган конференциядә РФ Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина укытучыларга "Онлайн дәресләр" проектынтәкъдим итте. Узган ел онлайн форматтагы дәресләр Россиянең кайбер мәктәпләрендә узган һәм аны ун миллионнан артык укучы караган.

"Әлеге проект беренче сентябрьдә башланып китте. 20 меңнән артык мәктәптә онлайн форматта "Минем киләчәк һөнәрем" дигән дәрес узды һәм аны ун миллионнан артык укучы караган. Яндекс челтәрендә "Алиса" исемле робот бар, аңа күпләр кирәкле мәгълүмәт һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Бер программист белән сөйләшергә туры килде. Алар һәр ай саен әлеге роботны саклау өчен яңа система урнаштыра. Безнең балалар белән дә шул ук хәл, алар интернеттан төрле негатив хәбәрләр укый. Ләкин аларны система түгел, без - педагоглар һәм әти-әниләр сакларга тиеш. Балалар белән уртак тел табу, аларны яхшылыкка өйрәтү өчен эшләдек әлеге проектны. Аны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады, үзе дә әлеге онлайн дәрестә катнашты һәм укучыларга һөнәр сайлаганда киңәшләрен бирде. Хәзер бу дәресләрне айга 2 тапкыр оештырырга планлаштырабыз, чөнки укучылар аудиториясен кызыксындыра алдык", - диде Ирина Потехина.

РФ Мәгариф министры урынбасары мәгариф системасы эшчәнлеген яхшырту өчен әзерләнгән башка проектлар хакында да сөйләде. Алар арасында "Заманча мәктәп", "Яшь профессионаллар", "Укытучының киләчәге", "Балагызның уңышы", "Ата-аналар", "Социаль активлык" уңышлы эшләп килә, диде ул. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк