Россиядә «ипотека каникулы» турындагы закон үз көченә керде
Бүгеннән Россиядә "ипотека каникулы" турындагы закон үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Ипотека каникуллары" авыр тормыш хәлендә калган заемчыларга биреләчәк. Шундый очраклар дип прое...
Бүгеннән Россиядә "ипотека каникулы" турындагы закон үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
"Ипотека каникуллары" авыр тормыш хәлендә калган заемчыларга биреләчәк.
Шундый очраклар дип проектны оештыручылар эшне югалтуны, I яки II төркем инвалид булуны, тәрбиядә гаиләнең эшкә яраксыз әгъзалары булган якын туганының үлемен, ике айдан да күбрәк вакытлыча эшкә яраксызлык, шулай ук бурычка алучының яки аның иренең хезмәт хаклары яки кереме алдагы айдагыдан 30 проценттан артыгракка кимүен саный.
Кредит күләме 15 млн сумнан артмаган заемчылар гына паузадан файдалана ала. "Каникуллар" ярты елга сузыла, алар вакытында түләүләрне туктатып яки аларның күләмен киметергә була. Моннан тыш, бу вакытта бурычка алучының залогка тапшырылган бердәнбер торагын тартып алырга ярамый.
"Ипотека каникуллары" вакытында түләүләрнең булмавы бурычка алучының кредит тарихының мәгълүмат өлешенә кертелмәве турында мәгълүмат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Композитор да, дирижёр да түгел. Гади бер скрипкачы мин!”
-
Укыдыгызмы?
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Комментарий юк