«Түгәрәк уен» журналы коллективы эштән китү турында гариза язган
«Түгәрәк уен» журналы коллективы һәм Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге коллективының бер өлеше эштән китү турында гариза язган. Бу мәгълүматны журналның баш мөхәррире, шагыйрә Илсөяр Иксано...
«Түгәрәк уен» журналы коллективы һәм Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге коллективының бер өлеше эштән китү турында гариза язган. Бу мәгълүматны журналның баш мөхәррире, шагыйрә Илсөяр Иксанова раслады.
Илсөяр Иксанова әйтүенчә, китүнең сәбәбе - җитәкчелек белән аңлашылмаучанлык килеп чыгу. Аңлашылмаучылыклар Үзәккә яңа җитәкче килгәч башланган. «Безнең күп вакытыбыз иҗат белән түгел, отчет язып уза башлады. Журналист, материал әзерләр өчен, эш урынында гына утырып эшли алмый», - дип аңлатты Илсөяр Иксанова. Ул Үзәктән китүчеләрнең тагын да булуын, алар арасында Үзәкнең фәнни хезмәткәрләре дә барлыгын әйтте.
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова журналдан һәм Үзәктән берничә хезмәткәрнең эштән китүе фактын раслады. «Эчке тикшерүләр вакытында 59 штат берәмлегенең 27есенең генә эштә булуы ачыкланды. Безнең хезмәт килешүләрендә дистанцион эшләү билгеләнмәгән. Бөтен кешегә эш урыны беркетелгән һәм ул эш графигы нигезендә үз урынында булырга тиеш. Мин эш сәгатендә хезмәткәр өчен җаваплы», - диде ул.
«Иҗат кешесенең эш урынында гына утыра алмавын яхшы аңлыйм, мин алардан кайда булулары турында белгертеп торуларын гына сорадым. Мин, җитәкче буларак, кешеләрнең эштән китүе яклы түгел, ә эш тәртибенең норматив-хокукый яссылыкта дөрес төзелгән булуын гына телим. Хезмәткәрләрнең эштән китергә теләве – үз инициативалары», - диде Алсу Мифтахова.
Җитәкче «Түгәрәк уен» журналының алга таба да чыгачагын әйтте.
- Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни-методик эшчәнлек алып бара, шулай ук, «Түгәрәк уен», «Идел-йорт», «Уйнагыз, гармуннар» һ.б. популяр фестивальләрне оештыручы булып тора. «Түгәрәк уен» - Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан татар телендә нәшер ителүче халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр журнал-альманах. Өч айга бер мәртәбә чыга.
- татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк