TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясе җиңүчеләре Таллинга яңа музыка фестиваленә барачак
TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясендә җиңгән төркем TALLINN MUSIC WEEK халыкара фестиваль-конференциясенә барачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә арт-лабораториянең идея авторы һәм төп оешты...
TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясендә җиңгән төркем TALLINN MUSIC WEEK халыкара фестиваль-конференциясенә барачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә арт-лабораториянең идея авторы һәм төп оештыручыларның берсе Ильяс Гафаров хәбәр итте.
Яңа музыка белән шөгыльләнүчеләр өчен дәрәҗәле булган бу чара Эстония башкаласы Таллин шәһәрендә үтә.
15 – 25 декабрь көннәрендә Казанда TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясеүтте. Лабораториянең темасы – заманча мегаполисның яңа татар музыкасы. Оештыручылар җиңүче төркемнең музыкаль альбомын да әзерләп чыгарачак.
TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясенә катнашучылар биш төркемгә берләшеп, кураторлар белән берлектә треклар иҗат иттеләр. Командаларның кураторлары - Валерий Коротков, Илназ Тарханов, Ильяс Гафаров, Митя Бурмистров һәм Юрий Федоров.
Хәзерге вакытта төркемнәр өчен онлайн тавыш бирергә мөмкин. Ул 30 гыйнварга кадәр барачак. Төркемнәрнең иҗат эшен лаборатория экспертлары да бәяләчәк. Нәтиҗәләр ясаганда тыңлаучылар биргән тавышлар саны да исәпкә алыначак.
Ильяс Гафаров TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясенең алга таба дәвам итү мөмкинлеге турында төгәл әйтә алмады, бары тик алга таба оештыру өчен тырышачакларын әйтте.
Фото: Владмимир Васильев
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк