Логотип
Хәбәрләр

Татар журналистикасы кафедрасы бетә дип борчылып утырырга нигез юк

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе составындагы дүрт кафедраны берләштереп ике зур кафедра төзиләр. Шул исәптән,"Татар журналистикасы кафедрасы" башка кафедралар белән берләшә...

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе составындагы дүрт кафедраны берләштереп ике зур кафедра төзиләр. Шул исәптән,"Татар журналистикасы кафедрасы" башка кафедралар белән берләшә һәм бу атама кулланылмый башлаячак. “Татар-информ” агентлыгы татар журналистикасы кафедрасының юкка чыгуының нәтиҗәләрен тикшерде.

Журналист, язучы, галимнәрне журналистларны әзерләүче учреждение атамасыннан “татар” сүзенең төшеп калуы, аерым татар кафедрасы булмавы борчуга салды. Кафедраларның берләшүе яңа үрләрне яулап алырга ярдәм итә торган чарамы яисә татар журналистикасын юк итәчәкме? "Татар-информ" шул сорауга җавап эзләде.

Быелга кадәр Татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе булып эшләгән, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин үзен "армиясез калган генерал" дип атады. Шул ук вакытта ул татар журналистикасы кафедралары кушылса да, барысы да саклана, ди.

- Безнең татар кафедрасында дүрт кеше, башка кафедрада җиде кеше иде. Хәзер унбер кеше булачак. Бу балаларның укуына берничек бәйле түгел. Безнең кабул итү комиссиясендә ничек игълан ителгән, шулай кала. Милли профиль саклана. Әгәр элек кафедра бер профиль алып барса, хәзер берничәне алып барачак.

Милли мәнфәгатьләргә килеп кагыла дип, “татар” сүзе югалудан кыенсынабыз. “Рус журналистикасы" дигән сүз юк бит. Инструментларның – монтаж, интервьюның, сюжетның милләте юк. Бу - катлаулы мәсьәлә. Аерым сөйләшерлек тема бу. Бездә укыган бөтен кеше “журналист” дигән диплом ала. Татар, чуаш, яһүд дипломы юк бездә. Белгечлек милли була алмый. Татар физигы, татар инженеры дигән белгечлекләр юк бит. Бездә халыкара журналистлар профиле дә бар, ләкин алар бит “журналист” дипломын гына ала. Электән нинди генә профиль буенча укыса да, диплом бөтенесе өчен бер.

Бездә быелдан көндезге бакалавриатта бюджет урыннары юк, читтән торып уку бүлегендә бар. Ул ничек игълан ителгән, шулай бара – кафедра берләшүенә бәйле түгел. Магистратурага безнең татар журналистикасына ун урын бүлеп бирелгән. Быел “международная журналистика и проблематика Ближнего Востока” дип атала торган профиль ачтык – моңа биш урын сентябрьдән бүлеп бирелгән һәм “Иҗтимагый-сәяси татар журналистикасы” дигән профильга биш урын бирелгән – ун бюджет урыны.

Бюджетлы урыннар кимүе белән бәйле рәвештә, реформалашмый хәл юк.  Быел безнең дүрт еллык бакалавриатның көндезге бүлеген алты кеше бетерә. Бер курсында ун кеше укый, икенчесендә унбер кеше. Моның кадәр санлы студентлар өчен кафедра тоту рациональ түгел. Бездә алтмышар кеше эшли торган кафедралар бар. Гадәттә, егерме биш кешелек төркемнәр булмаса, кафедра эшли алмый. Безгә моңарчы алты кеше, ун кешелек төркемнәр булса да йомып киләләр иде.

Нормативларга берничек туры килми идек, мин үзем өч кешенең җитәкчесе идем – ул армиясез генерал булган кебек. Оптимизация шуның белән бәйле. Без факультетта бүлек тә булдык, аннары массакүләм коммуникацияләр институты, аннары социаль-фәлсәфә фәннәре һәм коммуникацияләр институты, аннары югары мәктәп. Менә никадәр тапкыр үзгәрдек, ә студентлар структуралар үзгәрүен сизмәде. Ун ел элек унике, аннары ун, аннары сигезгә, аннары дүрт бюджет урыны булды. Университетта бюджет урыннары кимүенә карамастан, студентлар саны арта гына бара. 

Икенче ягы бар – авылдан килгән татар балалары өчен түләп укуы бик авыр. Быел татар бүлегенә унбиш-егерме студентны түләүлегә булса да алырбыз дип уйлыйбыз. Узган ел 116 мең түләргә кирәк иде. Бу проблема. Авыл кешесе социаль яктан якланмаган.

Татар журналистикасы кафедрасы бетә дип борчылып утырырга нигез юк. ТНВ белән конкурс уздырганда да Миңназыйм Сәфәровтан интервью ала бер абитуриент. “Назыйм абый, менә татар журналистикасы бетә, нишлибез инде”, - дип сорый. Биредә бит кафедра, бүлек, йә университет турында сүз барырга тиеш, ә ул “Татар журналистикасы бетә!” ди. Ничек бетсен инде?! “Ватаным Татарстан”чыга, “Татар-информ”да татарча язалар. Бу сүзне ничек әйтергә була?!” Шул сүзләр колагымны ярып керде, шунда түзмичә торып каты гына әйттем.

Язманың дәвамы ИНТЕРТАТ сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк