Логотип
Хәбәрләр

Татарстан милли кино төшерергә тиешме – фикерләр төрле

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда төшерелгән фильмнарны милли кино дип санарга буламы – бүген “Татар-информ”да Татарстан киносы атналыгына һәм Татарстан кинематографи...

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда төшерелгән фильмнарны милли кино дип санарга буламы – бүген “Татар-информ”да Татарстан киносы атналыгына һәм Татарстан кинематографиясе үсешенә багышланган матбугат конференциясендә катнашучылар шул хакта фикер йөртте.

Искәртеп үтәбез, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан киносы атналыгына һәм “Мулла” фильмы премьерасына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә “Татаркино” оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова, “Мулла” фильмының идея авторы Марат Әхмәтшин, режиссеры Рамил Фазлыев, беренче яңа татар фильмының сценарий авторы Мансур Гыйләҗев һәм яшь кинорежиссер Илшат Рәхимбай катнашты.

“Милли киноның сыйфатлары нинди булырга тиеш соң? Милләтнең яшәешен күрсәтергә тиеш, гореф гадәтләрен... Әлбәттә, татар телендә булырга тиеш. Бәлки, шулдыр. Әмма без яхшы кино төшерәбез икән, ул төрле фестивальләрдә, илнең төрле почмакларында күрсәтерлек булсын иде, - диде Миләүшә Айтуганова. - Минем хәзер бу бәхәскә керәсем килми. Без Татарстан киносы дигәндә рус авторларының киносын да күрсәтәбез. Аларда да миллилек бар”.

“Милли кино темасы - катлаулы мәсьәлә, бу темага күп сөйләшәбез, бәхәсләшәбез. Бер нәрсәне аңларга кирәк - кинематографистлар арасында сөйләшкәндә, милли дип әйтү читен. Карыйм аларның йөзләренә – анда башка милләтләргә караганда татарлар азрак. Без бүленә алмыйбыз, бу уртак процесс, - ди киносценарист Миләүшә Айтуганова. - Театрда ул җиңел. Татар театрында татар режиссеры, татар артистлары, татарча әсәрләр язылган. Кинода алай түгел. Әйтик, “Байгал”да оператор рус иде, рус артистлары бар иде. Бүгенге көндә шушындый ситуациядә милли әсәрләрне тудыру җиңел түгел. Әмма бу дөрес сорау – киләчәктә без милли кинога әйләнергә тиеш. Татар кинематографиясенең үсеше шушы юлдан барырга тиеш. Кинематография ике юлга бүленергә тиеш дип уйлыйм. Бүген милли кино төшерү кыен. Без рус мәктәпләрендә укып, руслар арасында яшибез. Ләкин безгә милли кинематография турында бик нык уйланырга тиешбез. Һәм тарихи фильмнар төшерә башларга кирәк. Милли сериалларыбыз булырга тиеш”.

Яшь кинорежиссер Илшат Рәхимбай сүзен Фетингның “Бибинур” фильмыннан башлады: “Бер караганда, чын милли фильм. Анда - татар авылы, татар әбисе. Татар менталитеты, - диде ул. - Бу шуның кадәр катлаулы сорау ки, минемчә, кино ул бөтен дөньяны берләштерә торган сәнгать. Без төшергән фильм татар авылларында гына аңлашыла торган фильм булырга тиеш түгел. Ул дөньяның һәр ноктасында аңлашыла торган мәңгелек кыйммәтләр турында сөйли торган фильм булырга тиеш. Ул дөньяны яхшылыкка үзгәртә торган фильм булырга тиеш. Мин хәзер “Алмачуар” фильмын төшерергә әзерләнәм. Ул татар классик әсәре буенча татар авылында төшерелгән фильм булачак. Әмма аның төп идеяләре бер милләт өчен генә булмаячак. Ул бөтен дөнья өчен ясала”.

Әлеге фикер алышу Татарстан киносы атналыгы алдыннан булды. 25 – 30 апрельдә Татарстанда алты көн дәвамында Казанның “Мир” кинотеатрында һәм республиканың муниципаль кинотеатрларында Татарстан кинематографистлары төшергән фильмнар күрсәтеләчәк. Быел бу атналык беренче яңа татар киносы “Күктау” фильмының 15 еллыгына багышлана. Атналык кысаларында “Мулла” фильмының премьерасы булачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк