Татарстанда биш районда кош гриппы буенча карантин кертергә җыеналар
Татарстанның Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас һәм Кама Тамагы районнарында кош гриппы килеп чыккан. (Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан җитәкчелеге республиканың биш районында...
Татарстанның Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас һәм Кама Тамагы районнарында кош гриппы килеп чыккан.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан җитәкчелеге республиканың биш районында кош гриппына каршы карантин игълан итү ихтималы бар. Бу хакта бүген Хөкүмәте Йортында брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.
“17 июльдә лаборатория тикшеренүләре вакытында кош гриппы вирусы ачыкланган. Чүпрәле районы (Шеланга авылы), Кайбыч районы (Ульянково авылы), Тәтеш районы, Апас районында ике очрак һәм Кама Тамагы районында бер очрак турында сүз бара”, - диде Галимова.
Бу территорияләрдә авыру чыганакларын бетерү буенча кирәкле эшләр комплексы башкарылган. Үлгән кош-корт яндырылган, авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы 350 баш чамасы кош-корт юк ителгән.
"Район башлыклары экстрен киңәшмә уздырды. Башка районнарда ишегаллары буенча йөреп, кош-корт тотучыларга киңәшләр бирергә җыеналар. Татарстан Президенты Ветеринария идарәсенә барлык чараларны күрергә кушты. Ул үзе бу мәсьәләне контрольдә тота. Чувашстан Республикасы чигендә биш пост куелды", - диде спикер.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк