«Тимәгез Ришатка, аңа нәрсә эшләсә дә килешә!»
Ришат Төхвәтуллин бервакыт хәзерге татар җырчыларының америка стиленә күчә баруына канәгатьсезлек белдергән иде. «Татар халкының бай тарихы, мирасы бар, нишләп әле без Америкага иярергә тиеш», дигән и...
Ришат Төхвәтуллин бервакыт хәзерге татар җырчыларының америка стиленә күчә баруына канәгатьсезлек белдергән иде. «Татар халкының бай тарихы, мирасы бар, нишләп әле без Америкага иярергә тиеш», дигән иде. Ләкин шулай да, соңгы җырларының берсенә америка элементлары кертән ул, халык мине дөрес аңламас дип борчыла.
Ришат Төхвәтуллин хәзерге вакытта яңа «Мәхәббәт көтә күңел» дип аталган программасы белән республикабыз буйлап гастрольләрдә йөри. Гастроль вакытында төшерелгән видеолар белән инстаграмында һәрвакыт уртаклашып бара.
«Гомер буе бии белгән кешеләргә сокланам мин», дигән иде ул. Хәзер инде үзе дә әкренләп сәхнәдә бии башлады. Инстаграмда урнаштырган бер видеода алар америка стилендәге бию башкара, «Ришат та америкача бии башлаган икән дип уйламагыз! Мин киресенчә, аларны татар җырларына биергә өйрәтмәкче булам», дип язган ул. Комментарийлардан күренгәнчә, Ришатның яңа образлары халык күңеленә бик хуш килгән, шулай ук биемичә генә җырла диючеләр дә бар. Ришатны яклап «Тимәгез Ришатка, аңа нәрсә эшләсә дә килешә, яратабыз!» дип язганнар. Шулай ук Ришатның Америкада концерт куясы килә дип уйлаучылар да юк түгел.
Бие дә, җырла да Ришат, сиңа ничек тә килешә.
Автор: Г.Шарапова
Фото: rishat_thv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк