Логотип
Хәбәрләр

Тиматины сәхнәдәше Дэцлны соңгы юлга озату чарасына килмәгәне өчен гаеплиләр

Белүебезчә, 3 февраль төнендә танылган рэп артист, 90нчы ел яшьләренең кабатланмас кумиры Дэцл (Кирилл Толмацкий) якты дөньядан китә. 35 яшьлек артистның Ижевск шәһәрендәге концертыннан соң кинәт хәле...

Белүебезчә, 3 февраль төнендә танылган рэп артист, 90нчы ел яшьләренең кабатланмас кумиры Дэцл (Кирилл Толмацкий) якты дөньядан китә. 35 яшьлек артистның Ижевск шәһәрендәге концертыннан соң кинәт хәле начарлана. Табиплар аны коткарып кала алмый.

Кичә, 6 февраль көнне популяр артистны соңгы юлга озату чарасы узды. Бирегә аның якыннары, иҗатын яратучы тамашачылар һәм сәхнәдәш дуслары җыелган иде. Озатырга килүчеләр арасында Тимати (Тимур Юнысов)ның булмавы күпләрне гаҗәпләндергән һәм шик уяткан. Тимати үзе исә алдагы көннәрдә генә Инстаграм аккаунтында иҗатташы белән хушлашу сүзләре урнаштырган иде. Биредә ул бергә 1999 елда башлап җибәргән иҗат эшчәнлегенең чишмә башында нәкъ менә Кириллның өлеше зур булуын билгеләп үтә. Шулай ук Тимати ике артист арасындагы мөнәсәбәтләрнең соңгы арада бозылуының сәбәпләрен хәзер инде мөһим түгел икәнен әйтте.

Сәхнәдәш коллегасы белән хушлашырга килмәвен артист әлегә берничек тә аңлатмый.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @timatiofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк