Тинчурин театры әдәби-музыкаль флешмобка чакыра
Тинчурин театры танылган драматург, актер, татар милли театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чаралар оештыра.
Тинчурин театры танылган драматург, актер, татар милли театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чаралар оештыра.
8 сентябрьдә Горький исемендәге ял паркында 17:00 сәгатьтә,
13 сентябрьдә Кәрим Тинчурин паркында 12:30 флешмоблар башланачак.
15 сентябьдә Кәрим Тинчурин исемендәге паркта драматургны искә алу концерты булачак, ул 11.30 сәгатьтә башлана.
Чараларда театрның күренекле артистлары чыгыш ясаячак: Резеда Төхфәтуллина, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Резеда Сәләхова, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Булат Зиннәтуллин һ.б.
Керү ирекле.
Рәхим итегез!
Тинчурин театры матбугат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк