Логотип
Хәбәрләр

«Туган Батыр» мультфильмы «Алтын мөнбәр» фестиваленең балалар өчең милли конкурсында Иң яхшы фильм дәрәҗәсен яулады!

Режиссер Наталья Нилованың көз башында киң прокатка чыккан «Туган Батыр» анимацион проекты «Алтын мөнбәр» XXI Казан кинофестивалендә «Балалар өчен милли конкурсның Иң яхшы фильмы» номинациясендә җиңү яулады.

Фильм сюжеты буенча яшь герой Туган Батыр дуслары белән бергә туган ягын яклау өчен мәкерле тылсымчы Сарыканга каршы көрәшкә чыга. Аның юлында мифик җан ияләре, серле җанварлар очрый. Бөтен авырлыкларны да җиңәргә аңа тугры дуслары ярдәм итә. 

Туган Батыр — тарихка һәм мәдәнияткә мәхәббәт белән булдырылган халыкара бренд, ул әлеге кыйммәтләрне балаларга һәм яшьләргә тапшырырга омтыла. Мавыктыргыч риваятьләр һәм маҗаралар ярдәмендә Туган Батыр яшь буынга рухи яктан баерга һәм ата-бабаларының гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итә. 

«Туган батыр» дигән уникаль Галәмдә анимация генә түгел, ә мәдәният тирәсендә берләшкән китаплар, спорт турнирлары һәм брендлы товарлар да бар. Әлеге проект яшьләрне рухландыра, кыйммәтләр формалаштыра, тарихка кызыксыну уята һәм заманча форматлар һәм якты образлар аша бай мәдәни мирасны тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Моннан тыш, проект халыкара кино мәйданына чыгуга әзерләнә. Хәзерге вакытта мультфильм прокатта бара, Туган Батыр үз тамашачыларын илнең барлык төбәкләрендәге кинотеатрларда көтә. 

Фильмның гомуми озынлыгы - 50 мин. яшь чикләве 0+.

Фото ачык чыганаклардан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021