Логотип
Хәбәрләр

“Үлемнән бер адым алда”

Якташыбыз, танылган журналист, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының баш мөхәррире, күп китаплар авторы Гөлүсә Рәүф кызы Закированың “Энекәш” китабын тәкъдим итү кичәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Госман улы Ногманов: “Гөлүсәбезнең әлеге китабы – оеткы, махсус хәрби операциядә катнашучы батырлар турында китаплар әле тагын да язылыр...”, – дигән иде.

Озак көтәргә туры килмәде, шушы көннәрдә Апас Үзәк китапханәсе янәдән мөхтәрәм кунакларны кабул итте. Бу юлы журналист, язучы, язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы, Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов үзе безгә кунакка кайтты. Аның махсус хәрби операциягә үз теләге белән китеп һәлак булган герой якташыбыз Илнур Илгиз улы Хәертдиновның сугышчан тормышы, аның батырлыгы турында язылган “Үлемнән бер адым алда” китабын тәкъдим итү кичәсен нәкъ тә Апас Үзәк китапханәсендә уздыру фикерен без бик теләп кабул иткән идек. Әлеге кичәгә Казандагы “Апас” якташлык җәмгыятенең актив әгъзалары: шагыйрь, күп җырлар, китаплар авторы Рафис Гапделбарый улы Гаптелганиев һәм танылган журналист, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова да кайткан иде. Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Габдулхак улы Җиһаншин да абруйлы кунакларыбызның рәтен тулыландырды. “Фаза белән мин шәхсән таныш идем. Ул чыннан бик кыю, үз сүзендә нык торучан, ярдәмчел иде. Якташыбыз белән чиксез горурланабыз, әнисе, тормыш иптәше һәм барлык якыннарының ачы югалту кайгысын уртаклашабыз”, – диде ул үз чыгышында. Шулай ук автор Фирдүс Гыймалтдиновка батыр райондашыбызның исемен мәңгеләштереп бик эчтәлекле китап бастырганы өчен рәхмәт хаты тапшырды. Рафис Гаптелбарый улы да китап турындагы җылы фикерләрен, Илнур Хәертдиновның әнисе Фәния ханымга булган рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Гади Урал мотоциклы белән алгы сызыктан 200 гә якын яралыны алып чыгу – зур батырлык. Илнурның бу батырлыгын бөек Ватан сугышында Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин күрсәткән батырлыкка тиңләп була. Фаза – чын герой, якташыбыз белән горурланабыз”, – дип тәмамлады ул үз чыгышын. Китапханәбезнең залын тутырып килгән райондашлар арасында китап укучылар, хезмәттәшләр, дин әһелләре һәм бүгенге көндә Украина җирләрендә барган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре, туганнары, якыннары да бар иде. Кичәне алып баручы тарафыннан автор һәм Фазаның әнисе Фәния ханымга төрле сораулар бирелде. Очрашуда катнашкан һәркем әлеге сорауларга җавапны бирелеп тыңлады. Фәния апаның: “Улым Илнурның тол калган хатыны да, ике баласы да, мин дә – барыбыз да исән- сау, Ходайга шөкер, бергә яшәп ятабыз. Илнур гына юк, ул җитми, бәхетебез генә кителде. Берни дә эшләп булмый, түзәргә генә, сагынып яшәргә генә кала”, – дигән сүзләреннән соң залдагы барлык кунакларның да күзләрендә яшьләр барлыкка килде. Алар аны тыймадылар да: Фәния апага килгән зур югалтуны үзләренеке кебек кабул итеп, газизен югалткан ананың кайгысын үз йөрәкләре аша уздырып уйланып утырдылар.

Апас Үзәк  китапханәсендә танылган шәхесләр, абруйлы язучылар белән төрле чаралар узып тора. Алар безгә бик кадерле һәм бик якын. “Үлемнән бер адым алдарак” китабының авторы Фирдүс Гыймалтдиновны үзебездә күрүебезгә, аның белән аралаша алуыбыз да безнең өчен зур дәрәҗә. Китапны тәкъдим итү кичәсен нәкъ Апас Үзәк китапханәсендә уздырырга теләк белдергәне, безгә әлеге чараны оештыруны ышанып тапшырганы өчен авторга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә иҗади үрләр, уңышлар телибез. Ә чын герой әнисе Фәния апага һәм Илнурның якыннарына бары тик сабырлык, саулык теләп калабыз. Ул коткарган егетләрнең әниләренең чын йөрәктә әйткән рәхмәт сүзләре, теләкләре, изге догалары Фәния апаның калган балаларына, оныкларына гомер өстәп торсын иде. 2024 елның 6 июнендә һәлак булып, үзе саклаган илнең туган көне – 12 июньдә җир куенына иңдерелгән Фазаның рухлары шат булсын иде.

 

Римма Шәйхетдинова,

Апас Үзәк китапханәсе хезмәткәре.

 

Фото Апас Үзәк китапханәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021