Хәбәрләр
Алсу: «Беренче концертларым Казанда булачак!»
Заманында режиссер Юрий Крымов төшергән «Кышкы йокы» («Зимний сон») җырына клипны күреп, бар халык аһ иткән иде. Шуннан соң танылу, дан-шөһрәт казану көннән-көн үсә генә бара. Рәсәй исеменнән «Евровед...
Заманында режиссер Юрий Крымов төшергән «Кышкы йокы» («Зимний сон») җырына клипны күреп, бар халык аһ иткән иде. Шуннан соң танылу, дан-шөһрәт казану көннән-көн үсә генә бара. Рәсәй исеменнән «Евроведение»дә чыгыш ясап, икенче урын яулау дисеңме...
Сүземнең кем турында барганын шәрехләгәнсездер. Европакүләм танылган җырчы - Алсу Сафина-Абрамова хакында. Алсу - күпкырлы шәхес. Төрле елларда ул үзен дизайнерлык өлкәсендә дә сынап карый, фильмнарда да төшә. Кияүгә чыга, өч бала әнисе дә була, шул ук вакытта җыр эшчәнлеген дә туктатмый. Быел Алсуның иҗатына, җыр эшчәнлегенә - 20 ел. Тиздән якташыбызның концертларын казанлылар да күрәчәк. Ул бу хакта үзенең әңгәмәсендә әйтеп уза. «Беренче концертларым Казанда булачак» , - ди ул. Ни дисәң дә, беренче аваз салган җире бит.
Алсуга иҗатында яңа үрләр, уңышлар, гаиләсендә иминлек телибез!
Гөлназ Ярмиева
Фото alsou_vk_group аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк