«Ярты ел эчендә дөнья бик үзгәрде»
Коронавирус Чулпан Әхмәтҗанованың психикасына йогынты ясаган Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова коронавирус белән чирләве турында хәбәр итте.
Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова коронавирус белән чирләве турында хәбәр итте.
«Ярты ел эчендә дөнья бик үзгәрде», – ди җырчы. «Мин вирусны бик авыр кичердем. Ис сизмәдем, гәүдә нык авыртты. Өч көн буе температура 38,9да торды. Парацетамол гына коткарды, болай төнлә йоклап булмас иде. Әле аннан соң да сәламәтлек борчыды. Кан басымы күтәрелде, бик тиз ара торган булдым. Психикага да йогынты ясады. Тик торганда ачу чыга башлады. Шуңа күрә хәзер магний В6 эчәм», – дип сөйләде безгә Чулпан.
«Мин бу чирне якыннарым ярдәме белән җиңдем. Дөнья мәшәкатьләре аркасында мөһим әйберләр турында онытабыз. Илдәге вәзгыять дөньяга карашны үзгәртергә таләп итә торгандыр», – ди Чулпан Әхмәтҗанова.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк