«Юлдашның туган көне»нә бару кирәкме
Бүген Кариев театрында 2019 елның беренче премьерасы булып узды, спектакль «Юлдашның туган көне» дип атала. Спектакльнең төп герое ‒ Юлдаш. Юлдаш бик тә велосипед турында хыяллана, ләкин моның өчен юл...
Бүген Кариев театрында 2019 елның беренче премьерасы булып узды, спектакль «Юлдашның туган көне» дип атала. Спектакльнең төп герое ‒ Юлдаш. Юлдаш бик тә велосипед турында хыяллана, ләкин моның өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк, ә Юлдаш аларны белми, кагыйдәләрсез дә яшәп була дип уйлый. Иртәгә 7 яшь тула дигән көнне ул йокыга тала һәм әкияти дөньяга эләгә. Монда исә бөтен кеше дә юл кагыйдәләрен белергә тиеш. Шунда ул Граф һәм Графиня, аларның кызлары Светофорчи белән таныша. Светофорчи белән ярыша-ярыша юл кагыйдәләрен өйрәнәләр, йокыдан торышына Юлдаш инде юл кагыйдәләрен белә һәм әти-әнисе аңа велосипед бүләк итәләр.
«Юлдашның түган көне»нең режиссёры ‒ Кариев театрының яшь артисты Эльдар Гатауллин. Спектакль ЮХИДИ белән берлектә эшләнгән, зал мәктәп укучылары белән тулган иде. Татарча аңламаган балалар өчен синхрон тәрҗемә бар. Спектакль театрның кече сәхнәсендә бару сәбәпле сәхнәдә барган кайбер күренешләр балаларга ачык күренми, бу бәхет алгы рәтләрдә утыручыларга гына елмаячак. Тамаша балалар белән берлектә төрле уеннар белән үрелеп бара, шулар ярдәмендә балалар юл йөрү кагыйдәләре белән танышалар. Тулаем алганда, спектакль мәктәп яшендәге балалар өчен әйбәт дип әйтер идем, ә кечерәк яшьтәгеләр күп нәрсәне аңламаслар дип уйлыйм, яшь чикләве 0+ булу белән килешеп булмый.
Балалар спектакльне ошаттылар, геройларга кушылып рәхәтләнеп уйнадылар, зал шау-гөр килеп торды. Ахырдан геройлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә бар иде.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк