Зәмирә Рәҗәпова: «Бәлки миңа акыл керә башлагандыр. Әллә чыгамы?»
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова тиздән 40 яшен тутыра. Кечкенә генә юбилей уңаеннан Зәмирәгә тормыш иптәше Максим Куприянов туган көн бүләге әзерли. «Нинди бүләк телисең? Нәрсә алыйм?» – дигән со...
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова тиздән 40 яшен тутыра. Кечкенә генә юбилей уңаеннан Зәмирәгә тормыш иптәше Максим Куприянов туган көн бүләге әзерли. «Нинди бүләк телисең? Нәрсә алыйм?» – дигән сорауга Зәмирә «Бөтен әйберем бар», – дип җавап кайтара. Максимның алтын бүләк итү тәкъдимен дә кире кага ул, иттарткыч (мясорубка) бүләк итүне кулайрак күрә Зәмирә, өстәвенә искесе ватылган икән! «Дөресе шул. Алтыннарым җитәрлек. Барыбер бәйрәмнәрдә генә киям. Ә иттарткыч... Манты, пилмән, ханума, чебурек, кәтлит, хинкали... Тагын әллә никадәр дәвам итәргә була. Мин хаклымы, юкмы?», – дип сорау бирә Зәмирә инстадусларына.
Иренең гаҗәпләнүен яшерми алып баручы. Шулай да «40ка житкәч бәлки миңа акыл керә башлагандыр. Әллә чыгамы?» – дип уйга баткан Зәмирә үзе дә.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @zamira266
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк