Зәмирә Рәҗәповага: «Сезнең балагыз нормаль түгел!»
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмында чираттагы пост пәйда булды. Нәни уллары нык тавышланып, күршеләргә йокларга бирми икән.
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмында чираттагы пост пәйда булды. Нәни уллары нык тавышланып, күршеләргә йокларга бирми икән.
«Менә инде бер ай һәр атна диярлек, күрше хатыны безгә кунакка керә. Ул безнең улыбызның тавышыннан, аларга йокларга ирек бирмәгәннән зарлана», – ди Зәмирә.
Тавыш-гауга өй эчендә генә калмый, күрше хатыны төрле инстанцияләргә шикаять яза. Моннан тыш, күршеләре хәтта: «Сезнең балагыз нормаль түгел! Тынычландыра торган, йоклата торган дару бирегез», – дип әйтәләр.
Алып баручының укучылары бу хакта ике фикер йөртә: кемдер күршеләре яклы, кемдер кечкенә, сәламәт бала тик тора алмаганны аңлый. Кыскасы, һәрберсе үз фикерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк