Логотип
Хәбәрләр

Зур темага нәни бәйге! Әнәс Камал памфлеты буенча бәйгедә җиң һәм “Сәхнә” журналына ярты елга язылу от!

Әнәс Камал. 1908 елның 5 мартында (иске стиль буенча 20 февральдә) Казан шәһәрендә Галиәсгар Камал гаиләсендә туа. 1921-1926 елларда яшүсмер егетнең халык авыз иҗаты әсәрләренә ияреп язган беренче пьесалары (»Хуҗа Насретдин әфәнде», «Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә», «Җизнәкәй» һ.б.) Казанның бистә клублары сәхнәләрендә уйналып йөри, ә 1927 елда иҗат иткән «Биш меңле Гайнетдин» исемле ике пәрдәле комедиясе 1928 елда аерым китап булып басылып чыга. Шул ук елны Казан сәнгатьләр техникумына укырга керә. 1931-1935 елларда Беренче районара колхоз-совхоз театрының режиссёры, артисты, автор-язучысы, администраторы-директоры булып эшли.

Ошбу памфлет, бер караганда, шаян рухта язылган гади сүзтезмәләрдән генә торса да, анда үз заманының сәнгать картинасы бирелгән. Ул 1943 нче елда язылган. Әнәс Камал шаян каләм белән кемнедер чеметеп, кемнәрнедер активлашырга чакырып, ул елларда сәхнәләрдә барган спектакльләрнең исемнәрен атый-атый, театр сезонындагы хәлләрне сурәтли.

Бу уңайдан редакция үзенчәлекле нәни бәйге оештырырга ниятләде. Аның шарты бер генә, ул да булса, Әнәс Камалның ошбу памфлетына аңлатмалар бирергә кирәк булачак. Анда нинди шәхесләрнең исемнәре аталган, кайсы спектакльләр телгә алынган? Җиңүчегә “Сәхнә” журналына ярты елга язылу бүләк итәбез!

 

БОҖРАЛАНСА АЛТЫН ЧЫЛБЫРЛАР—
САЙРАП ТОРЫР БЕЗДӘ БЫЛБЫЛЛАР!

(Ябылган сезонның соңы һәм ачылачагының алды уңае белән)

Яшьнәп үтте матур “Чаткылар” да бездә,
Шаулап узды көчле “Ташкыннар”.
“Ирек” даулап кара урманнарга качып
Адашкалап йөрде “Качкын” да.

Ә “Насретдин”, “Хуҗа” булып көлә һаман,
Әкрен генә мыек астыннан,
Бәлки көткәндер ул бер яңалык аннан —
Төтәп кенә калган „Ялкын“нан.

“Тукай”, Камал култыклашып узды алдан,
Ямашевлар белән бергәләп,
Тик, “Мулланур” никтер сонга калды әле,
Нәрсә булды аңа? ни сәбәп?

Яшәтергә кирәк андый геройларны,
“Спартак” күк басылып калмасын;
“Алтын чәч”ле “Кыю кызлар” кебек көлеп,
“Мәрьям” төсле, ямьле атласын.

Күптән көтеп “Ялкынлы яшьлек” не ардык,
Ялга бардык “Булак арты”на.
“Башмак” эзләү кызык, тик эзләргә аны
“Илдар” кебек егет тартына.

“Биш бүләгең” алты булсын, Таҗи ага,
“Давыллы көннәр”дә яшисең;
“Таймасовлар” безгә “Төнге сигнал” булды,
Иҗатың яшьләргә көч бирсен.

Картада гына отылмаса ярар иде,
“Зөлхәбирә” мескен нишләр, тик?
Хәер, кулны кушып утырмассың инде,
“Галия-Бану” яше төште, дип.

“Кара йөзләр” нигә соңарды соң?
Шуңа “Миркәй-Айсылу” лар елаша;
Ни кылырсың, соңгы “Мулла Хәмидәсен”
“Чегән егетләре” урласа?

“Кайту” яхшы, ләкин кайткан чакта, менә,
Кем янына кайту яхшырак?
Ни кылырсың, сөйгән, герой дигән кызнык
“Ак калфагы” торса калтырап?

“Асылъяр”лар бездә аз түгелләр, җитәр –
“Гөлзадә”ләр бик күп шыңшыды;
Көтә төсле, “Кайту”чыны дүрт күз белән –
Батыр комбайнчы Миңсылу.

“Алма бакчасында” тиздән чәчәк атар,
“Күл буенда” гы былбыл сайрашыр;
“Матур туганда”гы кебек матур көн ачылыр
Яктылыкка “Күзләр” камашыр.

“Щәмсекамәр” алай боек булмас һаман,
“Гөлчәчәк” тәй шиңеп утырмас.
“Ут”  шикелле янып торыр безнең яшьлек,
“Оясында козгын” котырмас.

“Кунак егет” кайтыр, “Иван партизан”нар,
“Шүрәле”ләр биер шатлыктан,
Бәлки, “Әхмәдинең матур хатын” белән
“Туе” булып куяр актыктан.

Җиган – җыйган запас көйләреннән безгә,
Җиңү симфониясен күрсәтер.
Фәйзи Җәүдәт тә дәрт-моң дулкынын
Югары ноктага күтәрер.

Туиш гармонь уйнар, көйне бозмыйча гына,
Боргаланмас, юк-бар сөйләмәс.
Ахун тагы Г. Камалны ясар шәпләп
Кидереп аңа хәзер чуклы фәс.

“Урманда”, “Күбәләк”, “Очар кошлар” сайрар,
Ял итәрбез, бергәләп барып.
Бәлки, Җәмилнең дә “Икмәк”ләре пешәр,
Завод мичләрендә кабарып.

“Югалган матурлык” кире кайтыр, шул чак,
Такташ басар безнең уртага:
— “Әй, Әүхәдигә әйтегез,
Өй түбәсен капласын,
Түшәмгә төкереп ятмасын!”
Дип әйтер ул аңа.

Насретдинов, Ә л м и матур “Башмак” кочып
“Гай”-хай, килеп кыргый сикерер.
Сөләйманованың моңлы тавышлары,
“Кара урман” аша ишетелер.

Юк, Салих дус, чәйнәү түгел бу гайбәтең,
Була алам мин дә чәйдәшең,
Җибәр әле, бер сыздырып, әй Сәйдәшев!
Көйләреңнең шәбен – әйбәтен!

Сәнгать – алтын чылбыр. Тик, бушатмыйк аны.
Боҗраланса алтын чылбырлар;
Җиңелгәчтен дошман: кайткан батырларга
Сайрап торыр бездә былбыллар.


Әнәс Камал, 1943 ел, август

 

Pедакциядән: Әлеге памфлетны редакциягә тәкъдим иткән Миләүшә Хәбетдиновага рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021