Вилдан Мисбахов: "Галимҗан образы хыялымда туды"

Уфа «Нур» Татар дәүләт театры артисты Вилдан Мисбахов:
Галимҗан образы башта минем күңелемдә, хыялымда туды. Аннан төрле рольләр, образлар ярдәмендә тупланган тәҗрибәм аша «Башмагым» спектаклендә гәүдәләнеш тапты! Уфа музыка училищесында укыганда укытучыларым: «тавышың бик көчле, мөмкинлекләрең зур, опера сәнгате буенча укуыңны дәвам итәргә кирәк», – дия иде. Ә мин драма театрын сайладым. Әмма остазларымның сүзләре күңелемдә уелып калды һәм мин гел: «Эх, шул икесен берләштергән берәр зур гына роль башкарсаң иде!» – дип хыяллана идем. Хыялым тормышка ашты. Режиссерлар артистны үтәли күрә диләр, Байрас Ибраһимов минем шул күңел авазымны ишеткәндер, күрәсең! Бу спектакль аша режиссер классиканың бер дә искермәвен дәлилли. Чын драма әсәре төрле заманда, төрле шартларда үз кабыгын, үз формасын таба. Яшьләргә халкыбызның асыл милли мирасы барлыгын җиткерү бик мөһим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
26 сентябрь 2023 - 14:58
-
25 сентябрь 2023 - 12:32
-
24 сентябрь 2023 - 12:36
-
23 сентябрь 2023 - 12:30
-
22 сентябрь 2023 - 12:34
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте