Логотип
Журналда укыгыз

Бер спектакль тарихы / Болганчык еллар. Мөһаҗирләр

Татарстан театрларының йөзек кашы булган спектакльләрен барлауны дәвам итәбез. Чираттагы чыгарылыш Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә зур уңыш казанган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленә багышлана. Спектакльнең премьерасы 2022 елның 4 ноябрендә булды.

Драма – 16+
Автор: Мәхмүт Галәү

Режиссёр – Фәрит Бикчәнтәев

Рәссам – Сергей Скоморохов

Костюмнар буенча рәссам – Марина Марьянич

Ут куючы рәссам – Тарас Михалевский

Спектакль иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, 1880 еллар ачлыгы, 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышларын сурәтли.

Дөньяда ни генә булмасын, кеше бәхетле булырга тели… Ә нәрсә ул бәхет? Шатлык, муллык, мәхәббәт, өмет, ышаныч... Бу сорауга җавап табу бик авыр, ә кайчагында мөмкин дә түгел… Чыннан да, бу бөтен нәрсәне үз эченә алган төшенчәнең төгәл билгеләмәсе юк, ә аның турында үз сорауларына җавап эзләүче Кеше бар...

Спектакльдә Театрның оркестры башкаруында композитор Елена Шипова иҗат иткән музыка яңгырый. Дирижер Данияр Соколов.

Малай – Айбулат Кашапов

Хатирәнең кызы – Сайдә Мөхәммәтҗанова

Халык, сакчылар – театр артистлары һәм Казан театр училищесы студентлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк