Бер спектакль тарихы / Язылмаган язмышлар
Сәхифәбезнең алдагы чыгарылышы Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә дөнья күргән «Язылмаган язмышлар» 1 пәрдәлек тормыштан алынган бәянга багышлана. Спектакльнең премьерасы 2014 елның 11 октябрендә булды.
Драма – 16+
Режиссёр – Нәфисә Исмәгыйлова
Музыка бизәлеше – Рафис Камалов
Балетмейстер – Лилия Шәрифуллина
Мөнирә – Наилә Нәҗипова, ТРның атказанган артисты
Мәрьям – Римма Гайсина, ТРның атказанган артисты
Хәния – Дилбәр Әбүнәгыймова, ТРның атказанган артисты
Ләйсән – Зөлфия Газизова
Камилә – Сәкинә Минханова, ТРның халык артисты
Хәтирә – Фәймә Бикморатова, ТРның атказанган артисты
Хатын-кыз – Гөлнара Вәлиева, ТРның атказанган артисты
Ир-ат – Рамил Минханов, ТРның халык артисты
«Язылмаган язмышлар» – беренче татар вербатимы. Премьера тәкъдим ителгән 2014 елда бу Әлмәт тамашачысы, гомумән, татар тамашачысы өчен дә, артистлар өчен дә яңа сүз булды. «Вербатим» сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә «сүзгә-сүз» дигәнне аңлата һәм вербатим театры спектакльләре тулысынча реаль кешеләрнең реаль монологларыннан тора. «Язылмаган язмышлар»ны сәхнәгә чыгаручы режиссёр – Нәфисә Исмәгыйлева. Спектакльдә катнашкан алты актриса булачак героиняларын үзләре эзли, һәркайсының күңеленә ачкыч таба, сөйләштерә һәм аларның тарихын сәхнәгә чыгара. «Язылмаган язмышлар» вербатимында сөеп-сөелеп яшәргә омтылган, ләкин хыянәт, яла, җәберләү кебек хисләр белән сыналган, әмма сынмаган гыйбрәтле язмышлар, шәһәрдәшләрнең тормыш көндәлеге тасвирлана.
Спектакльнең реализмы бер үк вакытта куркыта да, сихерли дә. Кайчак тамашачы, чыннан да, аның каршында актриса булуын оныта, хәтта үз тормышын күрә. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева искә алганча, әлеге спектакльне Дубнада кече шәһәрләр театрлары фестивалендә уйнаганнан соң да бер тамашачы менеп «минем тормышны сөйләдегез» дип рәхмәт әйтә.
Хатын-кыз бәхете нәрсәгә бәйле? Ике яшь йөрәкне мәңгегә аерган көнче сүзенәме? Әллә бәхетле итәм дип уйлап, баласы теләгенә каршы килгән ана фикеренәме? Бәлки хатын-кыз бәхете тәрбиягә бәйледер?!. Әллә язмыш ихтыярына буйсына микән... Әлеге тормыштан алынган бәян тамашачыны шундый фәлсәфи уйларга этәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк