Бер спектакль тарихы / Кызлар кызык итәләр
«Бер спектакль тарихы» сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының беренче сезонын ачкан Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасы буенча куелган «Кызлар кызык итәләр» музыкаль комедиясенә багышлана.
Комедия – 6+
Студент яшьләрнең төзелеш отряды авылга килә. Эшләре тыгыз, ниятләре – азмы-күпме акча эшләп кайту. Өч егет эш вакытында кызлар сөймәскә вәгъдә бирәләр һәм... әлбәттә инде, сүзләрендә тормыйлар. Сәхнәдә – яшьлек, мәхәббәт! Көл, уйна, җырла! Яшьлек бит кунакка бик аз гына вакытка килә, кадерен бел!
Рольләрдә:
Алинә – Гөлгенә Зәкиева (Зәйнуллина)
(Татарстанның атказанган артисты)
Гомәр – Олег Фазылҗанов
(Татарстанның атказанган һәм халык артисты)
Заһир – Мингали Мөхәммәтшин
(Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре)
Низам – Фарил Вафиев
(Татарстанның атказанган артисты)
Ризван – Илшат Мостафин
Тәнзилә – Гөлнур Галиева
(Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре)
Дамира – Гөлчәчәк Габдрахманова
Нәҗип –Илдар Закиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк