Бер спектакль тарихы / Сак-Сок
Бу айда «Бер спектакль тарихы» сәхифәсе 2003 елда Казан Татар Дәүләт яшь тамашачылар театры (2007 елның 16 февраленнән – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры) сәхнәсенең 15 нче театр сезонында дөнья күргән «Сак-Сок» спектакленә багышлана.
Драма – 6+
Автор – Рабит Батулла
Режиссёр – Ренат Әюпов
Рәссам – Таң Еникеев (Уфа)
Композитор – Мәсгүдә Шәмсетдинова (АКШ)
Аранжировка – Юрий Чаплин
Хореография – Флёра Янышева (Алтай)
Фәнни киңәшче – Равил Гайнетдин (Мәскәү)
Рольләрдә:
Чәчәк Ана
Лилия НИЗАМИЕВА, Татарстанның атказанган артисты
Алия КӘЛИМУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты
Алпамша
Нуриәхмәт САФИН, Татарстанның халык артисты
Албасты
Илфат КАМАЛИЕВ, Татарстанның атказанган артисты
Язмыш Ана
Лилия МИФТАХОВА
Сак
Алия Лотфуллина
Сок
Рөстәм Шакиров
Кошлар һәм адәмнәр
Театр артистлары
Пьесаның жанрын драматург бәет-драма дип атаган. Ләкин ул әсәрне бәет фабуласы белән генә чикләмәгән, татар фольклорында еш очрый торган әкият геройларын – Алпамша, Албасты, Язмыш Ана персонажларын да өстәп, бәетнең яңа вариантын тудырган...
Спектакльдә катнашучы артистлар сәхнә әсәренең стилистикасын яхшы тойган хәлдә, рәсем сәнгатенә тиң портретлардагыдай образлар тудыралар: Сак белән Сок, Чәчәк-Ана, Алпамша, Язмыш Ана, Албасты, массада – кошлар һәм адәмнәр ролендә труппаның бөтен артистлары да катнаша. Албасты – Алпамшага һәм башка уңай геройларга капма-каршы куелган образ, антигерой. Усаллыкның, явызлыкның, мәкерлекнең, дошманлыкның, хәйләкәрлекнең, кешеләргә зарар китерүче явызларның җыелма образы. Әнә шундый җыелма образның сәхнәдә конкрет гәүдәләнешен табу артист өчен гаять авыр бурыч. Аның Албастысы катып калган, салкын канлы, коры бер персонаж гына түгел, ә бәлки һаман хәрәкәттәге, бер мизгелдә мең төрлегә әверелә торган җанлы реаль образ. Ул безнең күңелләребездәге кара уйларның җанланган рәвеше. Менә ул әллә кайдан гына коштай очып керә дә шул ук мизгелдә юкка да чыга, әйтерсең лә синең белән качышлы уйный. Бу образның мондый чишелеше режиссёерның уңай табышы буларак кабул ителә…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк