Бер спектакль тарихы / Сөясеңме, сөймисеңме?
Бу айда «Бер спектакль тарихы» сәхифәсе 2011 елның 24 декабрендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә дөнья күргән «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Ф. Бүләков) спектакленә багышлана.
Драма 16+
Автор Флорид Бүләков
Режиссер Рамил Фазлыев
Рәссам Сергей Скоморохов
Композитор Марат Әхмәтшин
Рольләрдә:
Абдулла карт
Наил ДУНАЕВ
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты
Фатыйма әби
Финә САФИУЛЛИНА
Яшь Абдулла
Рәзиф КӘБИРОВ
Яшь Фатыйма
Сиренә ХИСМӘТУЛЛИНА
Шәкә
Марат ХӘБИБУЛЛИН
Татарстанның атказанган артисты
Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. Алар нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы?Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән якты мизгелләр һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк