Логотип
Журналда укыгыз

«Гөргөри кияүләре» Дания Нуруллина истәлекләр белән уртаклаша

Күренекле татар драматургы Туфан ага Миңнуллинның кайсы гына пьесасын алсак та, ул халык тарафыннан яратылып каралган, ә заллар тулы булган... Июль аенда Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган «Гөргөри кияүләре» 600 нче тапкыр уйналды! Халык күңеле йозагына ачкычны яраткан Туфан аганың нәкъ менә шушы пьесасы буенча куелган спектакль турында 600 нче куелыш көнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дания Нуруллина истәлекләр белән уртаклашты.

Дания Нуруллина: “Хәзер репертуарда Марсель Хәкимович (Марсель Сәлимҗанов - авт.) куйган бердәнбер спектакле шушы гына калды бит инде. 1995 нче елның май аенда бу спектакльне бик яратып эшли башладык. Рольләр бүленде. Һәр рольгә берәр-берәр артист, Илдус белән Дунаев (Илдус Әхмәтҗанов белән Наил Дунаев - авт.) кына алмашынып Гөргөрине уйныйлар. Кәтернә – Фирдәвес Хәйруллина, Әүдәки – Нәҗибә Ихсанова, Палый – Вера Минкина һәм мин – Гөрпинә. Дублёрлар юк иде. Минем улым Микушны иң беренче булып Искәндәр Хәйруллин уйнады, Җаграпны Рамил Төхфәтуллин, Әсхәт Хисмәтов Васька "Бегемот"ны. Үринә ролендә башта Эльвира Садриева иде, ул Финляндиягә киткәч Илсөя Төхфәтуллина уйный башлады. Гөрләп барды ул спектакль. Без аны шулхәтле яратып уйнадык. Татарстанда без бу спектакльне уйнамаган авыл калмагандыр. Уникаль әсәр, уникаль спектакль бу. Хәзер дә ялгыш кына саташсаң да, буталып китсәң дә, халык белеп, сизеп өлгергәнче без яңадан үз текстыбызга кереп китәбез.

Кайсы гына шәһәргә барсак тә, Марсель Хәкимович Гөргөрине гастроль репертуарына кертә иде. Оркестр белән уйнала, күңелле! Халык рәхәтләнеп, ял итеп карый. Менә шулай күпме еллар узды. Анда яшьләр инде әллә ничә тапкыр алмашынды. Уйныйлар-уйныйлар да, картаялар (көлә). Үземнең рольдә бер мин генә калдым – бөтен хикмәт шунда. 30 ел! Гөрпинәне уйный башлаганда миңа 49 яшь булган, хәзер 79 яшь тула, Алла Боерса. Нәкъ 30 ел буе үзем генә уйнаган ролем. Аллага шөкер, таза-сау булдым, беркайчан да сынатмадым. Ә менә калган карчыклар барысы да алмашынды инде... Нәҗибә дә китте, Вера апа да... Алар урынына башкалар керде. Бу спектакльдә Наил Дунаевның уйнавы да очраклы булмады. Ул анда артист кына түгел, режиссёр ассистенты буларак та катнашты. Үзе керәшен булганга күрә, бу спектакльдә безне дә керәшенчә сөйләшергә, шул субэтносның традицияләрен, үзенчәлекләрен дөресрәк, яхшырак күрсәтергә ярдәм итте инде. Ләкин монда бар хикмәт режиссёрда иде. Ул һәрбер образга шул дәрәҗәдә төрле төсләр өстәде, мезансценаларны шундый итеп куя белде – уйнамаган җирдән уйнап китә идең анда! Бу инде режиссёрның талантын, эзләнүчәнлеген күрсәтә иде. Шулай гөрләп барды ул Гөргөри. Әле дә халык ярата. 30 ел буена тамашачы да алышынды инде... Ләкин, минемчә, “Гөргөри кияүләре” киләчәктә дә барачак әле, аны репертуардан төшермәсләр. Илгизгә дә (Илгиз Зәйниев - авт.) “Миңа киләсе елда 80 яшь тула. “Гөргөри кияүләре”н уйнармын” дип әйтеп куйдым.

Элек уйнаган артистларны еш искә алабыз без, тамашачылар да килеп-килеп әйтә. Кәтернә ролендә башта Фирдәвес Хәйруллина иде бит, ләкин ул каты авырый башлады. Ә берсендә спектакль уйный башлагач Фирдәвеснең хәле начарайды да, Раушания Юкачева икенче пәрдәгә керде. Шундый хәлләр дә булган иде... 

Мин инде гел үзем генә булдым бу рольдә. Мондый очраклар сирәк була бит. Шул ук күлмәк, шул ук галуш, шул ук декорация (көлә). Декорация дигәннән, Якутиядәге гастрольләр искә төште. Телефоннан сөйләшеп, алдан килешеп, без килүгә нәкъ шундый декорация ясап өлгерткәннәр иде. Якутия кадәр Якутиягә самолётта декорация алып барып җиткереп булмый бит. Андагы татарлар һәм хәтта башка милләт тамашачылары да безне “На ура!” кабул итте, бик яратып карадылар. “Гөргөри кияүләре” белән кая гына барсак та – Татарстан районнары, Россия шәһәрләре, Урта Азия дисеңме – барысында да халык яратты. 

Туфан абыйның бөтен пьесалары да халыкчан иде бит. Тамашачы шуңа да бик үз итеп йөргәндер инде. Роль шундый шәп язылган – тот та уйна гына! Теле искиткеч иде. Шуңадыр да, Марсель Хәкимович Туфан әсәрләрен куярга бик яратты. Андый драматурглар юк хәзер... Алай дисәң, менә хәзер Илгиз Зәйниевнең андый чалымнары бар, шөкер. Шуңа күрә өмет бар дигән сүз әле.

Фотолар: Г. Камал театры матбугат хезмәте, Таңсылу Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021