Логотип
Журналда укыгыз

Мин идеаль хатын түгел

Илмира Нәгыймова белән инде бер ун ел чамасы таныш булсак та, аннан интервью алганым булмады. Һәрбер әйбернең үз вакыты була, дигәндәй, безнең әңгәмәнең вакыты да килеп җиткән, күрәсең.

Илмира Нәгыймова белән инде бер ун ел чамасы таныш булсак та, аннан интервью алганым булмады. Һәрбер әйбернең үз вакыты була, дигәндәй, безнең әңгәмәнең вакыты да килеп җиткән, күрәсең.

 Бүген, менә хәзерге мизгелдә бәхетле булырга кирәк!

Илмира, бу тормышта синең өчен бәхет нәрсә ул?

– Минем өчен бәхет – ул күңел тынычлыгы. Әгәр күңелең тыныч булса, юк-барга борчылмасаң, димәк, син бәхетле. Әйтик, балаларның, әти-әниләрнең сау-сәламәт булуы, гаилә бәхете – болар барысы да күңел тынычлыгына керә. Аллаһка шөкер, күңелем тыныч: балаларым да, әти-әниләрем дә сәламәт, ирем дә янымда, яраткан эшем дә бар…

«Хатын-кызның бәхете ирдән», диләр. Килешәсеңме?

– Әйе, бу сүзләрне ишеткәнем бар, әмма мин алар белән килешеп бетмим. Һәр кешенең бәхете үз кулында. Ничек инде ул синең бәхетле яисә бәхетсез булуың башка кешедән торсын? Бәхет һәр кеше өчен төрле аңлатмаларга ия бит әле өстәвенә. Хатын-кызның бәхетле буласы килә икән, ул үз-үзен бәхетле итә ала дип уйлыйм. Кемнеңдер килеп, сине бәхетле итә алуын көтеп утырырга кирәкми. Бүген, менә хәзерге мизгелдә бәхетле булырга кирәк!

Шулай да ялгыз тормыш итүчеләр бәхетле түгелдер?

– Әгәр теге соравың белән бәйләсәк, минемчә, ирсез булу ялгыз тормышта яшисең, дигән сүз түгел. Әгәр балаларың яисә әти-әниең булса, син инде ялгыз түгел. Әгәр дә менә беркемең дә булмаса… Хәтта кайтыр урының, сине елмаеп каршы алучы кеше булмаса… Уйларга да куркыныч, Аллам сакласын. Мин ялгыз калудан куркам. 

Руслан сезне ташлап китә алыр иде микән?

– Хм, мин үземне идеаль хатын дип әйтә алмыйм. Миннән яхшыраклар бардыр ул, юк түгел. Әлбәттә, холкым да йомшак куянныкы кебек түгел. Шулай да 90 процентка Русланның мине, балаларны ташлап китмәвенә ышанам. Аллаһы Тәгалә безгә тигез тормыш насыйп итсен иде, Амин! Һәм, миңа калса, күбесе хатын-кыздан тора. Без генә ирне ир итәбез, шулай ук аны юк та итәбез. Бәхетле тормыштан кеше туя алмыйдыр ул, минемчә. Ә менә үзең корган гаиләдә үзеңне бәхетле тоймасаң, китү ягын күзли башлаганыңны сизмисеңдер дә…

– Сезнең гаиләдә кем баш?

– Минемчә, гаиләдә ир-ат баш булырга тиеш. Ә хатын-кыз – муен, диләрме әле?! Бер-береңне тыңлап, ишетә белеп яшәргә кирәк дип уйлыйм мин. Әгәр берәү: «Мин баш бит», – дип үзенчә генә гаилә тормышын алып барса, хаталанырга мөмкин. Русланның беркайчан да: «Мин шулай әйттем, минемчә генә булачак», – дигәне юк. Без, проблемалар барлыкка килсә, берәр карар кабул итәргә кирәк булса, утырып сөйләшәбез. Ике баш барыбер яхшырак эшли ул.

– Хатын, ана буларак, кайчак гастрольләрдән кайтканда: «Балаларым үпкәлидер инде, ник җырчы булганмын микән?» – дип үкенгәнең юкмы?

– Балаларыбыз, сәхнә артында артист тормышын күреп үсте, шуңа күрә алар безнең гастрольләргә чыгып китүебезгә ияләнгән. Коронавируска кадәр гастрольләрдә йөрдек. Балалар әбисе белән калалар иде. Әмма без һәрвакыт элемтәдә булырга тырышабыз. Мин аларны бик сагынам! Биш көннән дә артык йөрсәм, аларны сагынуымнан елый башлыйм. Русланга да: «Гастрольләргә чыксак, биш көннән дә артмасын», – дим. Артык йөрсәк, түзәр чамам калмый. Икешәр атна йөргәнебез булган инде. Менә алай авыр: минут саен шалтыратып торам, елыйм… Үз балаларым ич! Әмма эшең шул булгач, нишләтәсең?! Менә хәзер өйдә утырсам да, «Кайчан сабыйларым балалар бакчасыннан өйгә кайтырлар икән?» – дип көтеп алам. Янә гастрольләргә йөри башлагач, ничек түзәрмен икән?! Авыр булыр, мөгаен. Әмма тагын бер кабатлыйм: эшең шул булгач, башка чара юк.

– Балалар сезгә гастрольләрдә озак йөргәнгә үпкәләмиме?

– Улыбыз холкы буенча Русланга охшаган. Ул үпкәли белми. Ә менә Ясминә үпкәчел. Аңа сүз дә әйтергә ярамый. Авызын кабартып куя бит, малай. Ә гастрольләргә китүебезгә бер дә үпкәләмиләр. Әйтәм бит: алар инде ияләшкән. Башка гаиләләрдә ата-аналар ничек эшкә йөри, без дә шулай ук эшкә йөрибез. Балалар безне аңлый, Аллаһка шөкер.

– Бүген, билгеле бер сәбәпләр барлыкка килеп, сиңа профессиональ җырчы һөнәрен ташларга кирәк булса, син моңа әзер булыр идеңме?

– Күңелемә ятышлы эш булса, бәлки сәхнәдән китә алыр идем. Әмма әлеге көнгә кадәр андый эшнең килеп чыкканы юк. Бүген үземә ошый торган бердән-бер эш – ул җырлау, иҗат итү.

Хатын-кыз өчен хәзерге заманда нәрсә мөһим булырга тиеш: гаиләме, әллә инде эшме, карьерамы?

– Гаилә, әлбәттә. Хәзер бераз гына хатын-кызларда тормыш кыйммәтләре үзгәрә башлады. Бу күбрәк тәрбиядән дә торадыр. Әмма минем өчен гаиләмдәге җылылык, мәхәббәт беренче урында тора. Гаиләдә барысы да тыныч булса, ирең, балаларың сине аңлап, илһамландырып торса, эшеңдә дә уңышларга ирешәсең.

Руслан нинди ир ул, Илмира?

– Руслан сабыр һәм тыныч. Аның турында тиз кызучан дип әйтә алмыйм. Ачуын чыгарасың килсә, ай-һай тырышырга кирәк. Кайвакыт: «Ник шуның ачуы чыкмый икән?» – дип ачуым чыга. 

– Әллә талашмыйсыз да?

– Руслан белән элегрәк ешрак талаша идек. Яшьлек, мин-минлек булган микән инде ул… Минемчә, талашуда ике кеше дә гаепле. Таякның да ике ягы була бит. Ничек кенә талашсаң да, мәхәббәт, бер-береңә булган хөрмәт коткарып кала. Мәхәббәт өч ел яши, диләр. Ул бары тик ныгый гынадыр. Аңа хөрмәт тә өстәлә әле. Чып-чын яратсаң, мәхәббәт югалмый ул! 

– Син Русланны бәхетле итә аласыңмы, ничек уйлыйсың?

– Руслан белән без инде тугыз ел бергә. Минемчә, ир-ат үзен хатын-кыз янында бәхетле тоймаса, китә. Аны матурлык та, балалар да тотып кала алмый. Шуңа күрә Русланны мин бәхетле итә алдым дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, сау-сәламәт  ике балабыз бар. Мин аны әти иттем. Аның бәхете дә безнең балалардадыр.

«Иркә белән һаман да исәнләшмибез»

Бу тормышта гаделсезлекләр күп буламы?

– Гаделсезлекләр очрап тора шул. Студент вакытларда да алар булгалады. Әйтик, мәсәлән, бәйгеләрдә урыннарны гадел рәвештә бирмиләр иде. «Татар моңы»на мине, гомумән, алмадылар. Булды инде ул, ләкин авырлыклар, гаделсезләк чыныктыра гына дип уйлыйм. Әгәр дә хәзер берәр гаделсезлек күрсәм, шунда ук аны хәл итәргә керешәм. Мәсәлән, табибка чиратта торганда күп кенә әниләр чиратсыз кереп китә. «Блат» диләрме әле?.. Алай ярамый, гадел булырга кирәк. Әйтик, табиб тугызда кабул итә башлый икән, без балалар белән иртәнге сәгать сигезгә барып утырабыз. Әгәр дә берәрсе чиратсыз керергә маташса, «тәәәк» дим дә проблеманы хәл итә башлыйм, чөнки, авызыңны ачып утырсаң, табибка, гомумән, керми калуың ихтимал. 

–​​​​​​​ Татар эстрада сәхнәсенә чыккач, популяр булып китү җиңелрәк тоелмаган идеме?

– Миңа үз тамашачымны булдыру җиңел бирелде, чөнки халык мине үзе күреп алды. Мине халык күтәрде, дип әйтсәм, ялгышмам. Продюсер белән дә: «Әгәр дә мине тамашачы үзе күтәреп алмаса, без алга таба эшләмәячәкбез», – дип сөйләшкән идек. Аллаһка шөкер, барысы да мин теләгәнчә булды: бүген мин популяр җырчы, үз исемем бар. Мактана дип уйламасыннар. Бүгенге көндә бар булганым – үз тырышлыгым. 12 ел элек, хәтерләсәң, «Буламы соң?» җыры белән сәхнәгә чыккан идем. Ул мине танытты, шөкер.

​​​​​​​

–​​​​​​​ Бер ярты ел элек Иркәгә каршы чыккан идегез. Хәзер вакыт үтте, сулар акты… Мөнәсәбәтләрегез нинди?

– Нәрсә дип әйтим… Без күрешәбез, очрашабыз, әмма бары тик исәнләшмибез генә. Әйтерсең лә бер-беребезне белмибез…

Хәзерге көнне «Барс Медиа» белән син нинди мөнәсәбәттә?

– Безнең мөнәсәбәтләребез начар түгел. Бары тик безне чыгышларга, концертларга гына чакырмыйлар. Мин үзем бер дә конфликтларга керергә яратмыйм. Берәрсе белән сүзгә килсәм, бер атна дәвамында үз-үземне эчтән ашыйм, борчылам.

–​​​​​​​ Әгәр дә син алар янына килеп: «ТМТВ премиясен алыйм әле, түләргә әзермен», – дисәң, чакырырлар дип уйлыйм.

– Шушы премияләрне алыр өчен, акча түләүне дөрес күренеш дип санамыйм. Гаделсезлекне яратмыйм. Әгәр дә мин ул премиягә лаеклы булсам, алар үзләре дә чакырырлар дип уйлыйм. Гадел итеп бәя бирүчеләр бар – ул тамашачы. Менә аларның фикерен тыңларга, ишетә белергә кирәк. Бүгенге көнне минем дә, Русланның да үз тамашачыларыбыз бар. Тырышырга, алга таба эшләргә кирәк. Бер урында гына утырсаң, әллә ни алга китеш булмас. Әле иҗат итүләр, матур-матур җырлар безне алда көтәдер дип ышанасым килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк