Тукай яз белән килә
“Витражлардан кояш нурлары үтә дә, матур төсләр белән уйнап, бүлмәне бизи” дип сөйләшә-сөйләшә, Тукай турында әңгәмәбез музейның икенче катындагы зур бүлмәдә башланып китте. Әңгәмәдәшем – галим, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гүзәл Төхвәтова.
- “Тукай” дигәндә... Без белгән Тукай – ул мәшһүр шагыйрь. Аның исемен татар халкы гына түгел, төрки халыкларның барысы да диярлек белә, таный. Ул “Туган тел”, “Шүрәле”, “Су Анасы” авторы. Ул ятим үскән бала. Ул Казан, Казан арты, Кушлавыч һәм Кырлай, Җаек. “Тукай” дигәч, күз алдына күп телләргә тәрҗемә ителгән, бөтен дөнья буйлап таралган әсәрләр, меңләгән тираж белән бастырылган китаплар һәм инде аның исемен йөрткән төрле объектлар килеп баса. Тукай исемендәге аэропортка очып киләләр безгә. Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләрендә Тукай исемендәге мәктәпләр. Тукай урамнарыннан атлыйбыз. Бүгенге көндә шагыйрьнең 4 музее бар, Тукай исемендәге Филармония, бик күп һәйкәлләр һ.б. Без белмәгән Тукай дигәндә... Соңгы арада “Тукай һәм реклама” дигән теманы өйрәнә башладык. Күз алдына китерик: 20 гасыр башында Тукай блогер булса ничек булыр иде икән? Копирайтер, репетитор, реклама менеджеры, тревел блогерлар һәм башка бик күп заманча һөнәрләр барысы да Тукайга хас булган. Ә 100 ел элек гасыр башында Тукайны ничек рекламалаганнар икән? Аның әсәрләре халыкка ничек барып җиткән? 20 гасыр башы татар рекламасы искиткеч бай һәм күпкырлы. Казанда Тукайның бик күп әсәрләре беренче тапкыр “Әл Ислах” газетасында бастырыла. Менә ул газетада да нинди генә өлкәгә кагылышлы реклама юк. Ул бит Казанда гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләренә таратылган газета. Казан газетасында Россиянең бик күп шәһәрләрендә эшли торган фирмаларны һәм продукцияне рекламалаганнар, чөнки ул газета ерак өлкәләргә дә барып җиткән. Тукай белән бәйле рекламалар, әлбәттә, күп булган һәм менә бу әле яңа өйрәнелә башлаган тема. Минем күзәтүләр буенча, Тукайга бәйле тәүге реклама аның беренче китабына ясала. “Шигырьләр көтепханәсендән» өченче дәфтәр «Габдулла Тукаев шигырьләре» бу көннәрдә Шәрәф матбагасында гүзәл сурәттә басылып чыкты. Бәһасе 12 тиен. Почта илә 14 тиен. Һәр йирнең мәшһүр китапчыларында сатыла. Наширләренә адрес: Казань, Типография Шараф»” − дип языла һәм газетаның берничә санында шушындый реклама бирелә. Болар газетада бирелгән традицион реклама. Рекламаның тагын бер төре – дәфтәрләр. Габдулла Тукай музее экспозициясендә бер үзенчәлекле дәфтәр бар. Бу 1911 елгы дәфтәрнең тышлыгында Тукайның түбәтәйдән төшкән мәшһүр фотосурәте һәм “Эш” шигыреннән өзек бирелгән. Бу – рекламаның бер төре. Тагын бер кызыклы әйбер – цитаталар. 1909 елда Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре “Балалар күңеле” китабында басылып чыга. Бераз соңрак “Милли әдәбият дәресләре” китабының тышына “Туган тел” шигыренең ике юлы кертелә. Күп кенә китапларның соңгы битләрендә тиздән чыгачак яисә менә шушы көннәрдә генә чыккан китаплар турында мәгълүмат бирелә, ягъни мәсәлән, анонс. Бер китап ярдәмендә башка яңа китаплар турында да белеп аласың. Тукай үзе исән чакта ук аның сурәте төшкән открыткалар да популяр булган. Ә Тукайның үлеменнән соң шәмнәр, сабыннар да чыгарыла башлый. “Кояш” газетасында “Йомшак, күбекләнә торган, хуш исле Тукаев сабыны сатыла” дигән реклама язуы сакланган. Шәмнең рекламасын күргәнем юк, аның турында истәлекләрдән генә билгеле. Бу әйберләрнең тышлыгында Тукайның сурәте булгандыр дигән фараз бар.
Истәлекләргә караганда, Тукай бик шаян, шук кеше була. Мәсәлән, телефон абонент кенәгәсеннән теләсә кайсы номерга шалтыратып, үзенең шигырьләрен укый торган булган. Татар театрының күренекле артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга да шулай шалтыратып шаярта ул. Музейга кергәч тә уң якка телефон куйдык. Күрсәтелгән номерлар аша шалтыратып карарга мөмкин. Кайчакта ул үзе шалтырый һәм трубканы күтәргән кеше Тукай шигырьләрен тыңлый ала. Иҗатта яшәгән ул. Китаплар да саткан, экспедитор да булган. Тукайның күпкырлылыгына исең китәрлек бит!”
- “Тукай һәм реклама” темасы әле өйрәнелә башлады гына, дидегез. Ә эзләнүгә килгәндә, Тукай тормышы һәм иҗаты белән генә шөгыльләнүче белгечләр бармы?
- Бүген аерым Тукай белән генә шөгыльләнүче оешма, белгеч юк. “Тукай үзәге булсын” дигән теләк белдергәнем булды... Музей буларак, фәнни өйрәнүләргә мөнәсәбәт җитди булса да, без бит әле меңләгән турист, тамашачы да кабул итәбез. Әдәби кичәләр, балалар белән уеннар, төрледән-төрле чаралар. Тирәнтен, бик озаклап архивларда актарыну, әлбәттә, авыррак. Тулысынча фәнни эш белән генә шөгыльләнеп булмый. Бүгенге көндә музейда 4 фәнни хезмәткәр − экскурсовод эшли. Музей буларак эшчәнлегебез төп 3 юнәлештә бара: экспонатларны туплау, саклау һәм тамашачыга җиткерү.
Безнең фәнни хезмәткәрләр тарафыннан мәкаләләр бастырыла, Тукай һәм аның чордашларына багышланган чаралар уздырыла. Кызыклы күргәзмәләр даими уза. Шулай ук Тукай үзе исән чакта чыккан китапларын репринт басма рәвешендә Татарстан китап нәшрияте белән чыгарабыз. “Күңелле сәхифәләр”, “Алтын әтәч” һәм “Сабитның укырга өйрәнүе” китапларын шулай бастырдык. Тукай заманында китаплар ничек нәшер ителгәнне белер өчен бик яхшы ярдәмлек алар. Шул китаплардан Тукайның нинди югары баскычта булуын тагын бер кат күрергә була. Мәсәлән, “Күңелле сәхифәләр” китабы. Аның эчендә нинди генә иллюстрацияләр юк! Модерн стилендәге рамкалар белән каймаланган ул китап битләренең бизәлеше искиткеч! Төсле иллюстрацияләр дә беренчеләрдән булып Тукай китапларында барлыкка килә бит. Тагын бер факт. “Сабитның укырга өйрәнүе” Казанда сакланып калмаган. Санкт- Петербургтан электрон вариантын алып кайттык. Харитонов басмаханәсендә гарәп графикасының ике шрифт белән басма әзерләнә һәм “Сабитның укырга өйрәнүе” шул әлифбага кушымта рәвешендә була.
20 нче гасыр башында “Тукай китаплары һәрбер өйгә барып җитәргә тиеш” дигән девиз була. Моны ничек эшләргә? Һәр гаиләнең дә китап сатып алу мөмкинлеге юк. Кемнеңдер акчасы күп, кемдер мохтаҗлыкта яши. Шундый очраклар өчен кәгазьнең, тышлыкның төрле сыйфаттагысы сайлап куела. Төсле рәсемле эчлек булса, бәясе кыйммәтрәк була. Рәсемсез китаплар арзанракка сатылган. “Мәҗмугаи әсәрләр” китабы 5 төрле бәядә чыгарыла. Иң арзанлысы 20 тиен булса, иң кыйммәтлесе 10 сумга куела.
- Халык арасында “Әсәрләре күпләп сатылса да, алар өчен яхшы акчалар алса да Тукай ярлы яшәгән” дигән стереотипик фикер бар. Чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килә икән бу?
- Мин бу фикер белән килешмим. Бәлки элегрәк Тукайны ярлы итеп күрсәтү кирәк булгандыр. Фактларга карасак, Тукай башка шагыйрьләрдән күбрәк гонорар алган. Китаплары даими басылып торган. Әлбәттә, аның мохтаҗлык кичергән вакытлары да булган. Ләкин билгеле шагыйрь булып киткәч, ул мохтаҗлык бетә. “Шактый акчасы булган” дип әйтергә нигезебез бар. Тукай үлгәннән соң да аның 500 сум акчасы кала. Тукай исемендәге стипендия булдырыла һәм яхшы укучы балаларга шул акча бирелә.
Гостиницаларда яшәргә генә дә күпме акча кирәк булган бит. Хәзерге көн белән чагыштырып карасак та, еллар буе гостиницада яши алырлык акчабыз булыр идеме икән? Ә Тукайның мондый мөмкинлеге булган. “Мәҗмугаи әсәрләр” өчен 500 сум ала ул! “Күңелле сәхифәләр”, “Алтын әтәч” китаплары өчен 25 сум түлиләр аңа. Китап нәшриятлары белән килешүләр төзегәне билгеле, әмма бу документлар әлегә табылмаган, “шундый бәягә договор төзелде” дигән истәлекләр генә сакланып калган. Гомумән, бүгенге көндә күп документларның язмышы билгесез. Тукайның паспорты да табылмаган бит. Ул Клячкин больницасына кергәндә паспорты полиция участогына җибәрелгән. Тукай үлеменнән соң берничә ел узгач шушы участокта янгын чыга һәм Тукайның паспорты шунда янган булырга мөмкин, дигән фараз бар. Без – галимнәр һәм эзләнүчеләрнең бу өлкәдә эше бик күп әле...
- Ничек уйлыйсыз, Тукай ялгызлыкны сөймәгәнгә күрә үз янына дусларын җыйганмы икән? Балачактан ятим бала булып, чын-чынлап яратылып үсмәгәнгә шулай булдымы икән ул?
- “Тукай ялгызлыктан курыккан” дип кистереп кенә әйтеп булмый. Шул ук вакытта “Тукай һәм ялгызлык” дигән төшенчә уйландыра... Истәлекләр буенча, аның Болгар кунакханәсендәге бүлмәсе һәрвакыт ачык була. Апасы Газизәгә язган бер хатында түбәндәгечә мактана: “Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп”. Аның янында һәрчак кеше күп булуны, беренче чиратта, аның мәшһүрлеге белән бәйләр идем мин. Икенче яктан, бәлки чыннан да, ул шулай ялгызлыктан качкандыр. Икенче бер истәлекләрдән тагын бер кызыклы факт билгеле. “Әл Ислах” газетасы редакциясе урнашкан йортның ишегалдына чыгып, кузна уйнап, үзе генә уйланып йөргән ул. “Болгар номерларының бүгенге Мәскәү һәм Татарстан урамнары кисешкән чатына чыгып хәрәкәткә карап уйланып басып тора иде”, дигән истәлекләр дә сакланган. 1909 елга кадәр аның шигырьләре шундый көчле, күтәренке рухта була. Аннан соңгы елларда әсәрләрендә ниндидер күңелсезлек, төшенкелек хөкем сөрә. Шагыйрьнең күңел халәте әсәрләренә дә күчә. Авыруы аркасында да шулай булгандыр дип уйлыйбыз... 1909 елны Тукай иҗатында үзенчәлеклерәк ел дип кабул итәм мин. Балалар өчен бик күп әсәрләр языла. “Туган тел” мәсәлән, мәктәп, мәдрәсәләрдә уку елы башланганда һәм тәмамланганда көйгә салып җырлана торган була. “Туган тел” хәзер халык гимнына әверелде.
- Балачактан ук тормыш авырлыклары күреп үскән кеше генә шундый даһи буламы икән? Әллә инде даһи булуның башка рецепты да бармы икән, Гүзәл Фәрдиновна?
- Безнең җәмгыятьтә “Кайгы күрмәгән шагыйрь чын шагыйрь түгел” дигән фикер бар. Мин алай дип уйламыйм. Иң беренче чиратта, Тукай – ул сәләтле шәхес. Ә сәләт белән бары тик туарга гына мөмкин. Икенчедән, ул бит муллалар, белемле кешеләр нәселеннән. Өченчедән, ул көчле мәдрәсәләрдә белем ала. Татарларда уку-укыту системасы ул чорда ук бик алга киткән була. Мотыйгия мәдрәсәсен генә алсак та, анда бит дини сабаклар белән беррәттән, шул чорның заманча фәннәрен дә өйрәнгәннәр. Тукай һәрвакыт китап укыган, газета-журналларда эшләп тәҗрибә җыйган. Сәләтенә өстәп, ул бик тырыш та була. Минемчә, шагыйрь булып җитлегер өчен, иң беренче чиратта шушы сыйфатлар булуы кирәк. Тормыштагы төрле күңелсез вакыйгалар да этәргеч булгандыр, ләкин уңыш нигезендә сәләт һәм тырышлык ята. Кайгы күргән кешеләр күп, әмма аларның барысы да шагыйрь булып китми.
- Тукайны һәйкәл итеп күтәрү дөресме? Әллә инде аның башкалар кебек үк гади кеше булганлыгын да күрсәтү кирәкме икән?
- Кеше беркайчан да бер генә яклы була алмый. Габдулла Тукай әдәби музеена килгән тамашачыларга да без бөек шәхесебезнең төрле булуын күрсәтергә тырышабыз. 2018 елга кадәр булган иске экспозициядә Тукайның балачагы чагылдырылган залдан кешеләр елап чыга иде. Ремонттан соң ясалган экспозицияләрдә Тукайның бөеклеген күрсәтергә дигән максат куйдык дисәк тә була. Тукай – ятим калган гади авыл баласы. Ничек тырышып укыган, ничек иҗат итә башлаган ул? Шуларны күрсәтү. Җаекта эшләгән беренче акчасына сатып алган фаянс тартмачыгы ниләр саклый? Ә әсәрләрендә ниләр яшеренгән? Бер фикерем үзгәрешсез: бөек шәхесләрне шул югарыдагы пьедесталдан төшерү яклы түгел мин. Бу фикер Тукай музеенда эшләү дәверендә тамашачыларның Тукай шәхесенә, иҗатына булган мөнәсәбәтен, чиксез ихтирамын күрү белән тагын да ныгыды. Татар халкы бөек шәхесләре белән горурланырга тиеш!
- Гүзәл Фәрдиновна, сез ничәнче елдан Тукай музее сагында?
- 2011 елда ХХ гасыр башы татар әдәбияты өлкәсендә кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң фәнни хезмәткәр булып килдем. 2013 елдан директор вазыйфасында. Без Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы. Миңа кадәр Рәмис Аймәт директор иде, ул мине музейга чакырды да инде. Берничә ел элек төзекләндерү эшләрен башкардык. Моның өчен рәисебез Рөстәм Нургали улына бик рәхмәтлемен. Бинаны төзекләндердек, яңа экспозиция әзерләнде.
Тукай бу бинада яшәмәгән. Аның бу диварлар эчендә булу-булмавы хакында документаль фактлар юк. Кечкенә чагында, бәлки, бай сәүдәгәрләр янына кергәндер. “Исемдә калганнар” әсәрендә аның “Без үги әни белән түбәтәйләр, калфаклар сатып йөрибез. Байларның өйләренә керәбез. Аларда чаң суга торган сәгатьләр, идәннән түшәмгә кадәр көзгеләр һәм музыкаль инструмент орган бар” дип яза ул. 1984 елда Тукайның 100 еллыгына әзерлек башлана һәм көн кадагына “Тукай музее кирәк” дигән мәсьәлә күтәрелә һәм бина эзләү эше башланып китә. Тукай урамындагы Шамил йортына тукталалар. Музей булдыруда Хәбибуллин Госман Әкрам улы зур көч куя. Миңа кадәр директор булган Фәрит Яхин, Мөҗип Низамиев, Рәмис Аймәт бик күп эшли. Музей беренче тамашачыларын 1986 елның 11 июнендә кабул итә. 1996, 2006 елларда реэкспозиция була. Соңрак бинага ремонт ясау, заманча экспозиция булдыру ихтыяҗы туды һәм төзекләндерү эшләре башланды. Ремонт вакытында Тукай иҗатын тәкъдим итү формасын үзгәрттек. Тукайның төрле илләрдә, төрле елларда чыккан китапларын туплап куйдык. Килгән кешеләр шушы китапларны рәхәтләнеп куллана ала. Тукай әсәрләрен үзләренең өстәл китабы буларак саклап, аннары безгә тапшырган күренекле язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, артистларга рәхмәтлебез. Тукайның мемориаль әйберләренә аерым игътибар бирәбез. Күмгәндә йөзеннән төшереп алган битлеген тамашачыларга күрсәтәбез. Тукай музее урнашкан бина тарихы белән дә таныштырабыз. Хәзерге экспозициядә һәр зал да диярлек нинди дә булса чара үткәрүгә җайлаштырылган. Бер залда түгәрәк өстәлләр, балалар белән дәресләр эшли алабыз. Кечерәк балалар өчен аерым залыбыз бар, анда Тукай әсәрләренең геройлары урнаштырылган. Ул залда нәни кунакларыбыз үрмәләп тә йөри, Тукай әсәрләре буенча ясалган мультфильмнарны да карый, уйныйлар да. Очрашулар, концертлар, музей бәйрәмнәре уздыру өчен аерым залыбыз бар. Музейда экскурсияне Апуш исемле робот та сөйли, “тылсымлы” көзгеләрдән Тукай чордашлары фотолары күренә, мейпинглар аша ХХ гасыр башы татар халкы мәдәнияте үсеше ассызыклана.
- Ә бу бинаның эчке ягы еллар үтү белән бик нык үзгәргәнме? Яки, мәсәлән, 20 гасыр башында булган бүлмәләр, эчке бизәлеш сакланганмы?
- Бай татар сәүдәгәрләре Апаковлар салдырган, Кавказ халыкларының күренекле шәхесе Шамил белән бәйле булган бинаның эчендә күп әйбер сакланып калган. Хәзерге вакытта 70 тән артык тәрәзә. Архитекторлар, реставраторлар аларны элеккеге кыяфәттә сакларга тырышты. Бер залда элеккеге вакыттан сакланып калган паркет бар, без аны капламадык. 2018 елдагы ремонт вакытында коммуналь фатирлар заманында капланып калган колонналар табылды. Тулаем томаланган, стена белән бер тигезлектә калган ишекләрне дә ачтык. Ишекләр, тәрәзә урыннары, түшәмнәрнең бизәлгән өлешләре үзгәртелмичә сакланган. Ләкин үзгәргән өлешләре дә шактый күп. Мичләр сакланмаган. Батареяләр кертү заманы килгәч, алар сүтелә. Бинаның почмагында ишектән чыксак, бораулы баскыч каршы ала. Ул тулаем сакланган, подвалдан чормага кадәр менә. 20 нче гасырның 19 нчы елларыннан башлап 1981 елга кадәр монда коммуналь фатирлар булган, 30 дан артык гаилә яшәгән. Ә 20 гасыр башында шушы урамнан Тукай йөргән. Хәзер килеп караса, үзенең музеен күрсә ни дияр иде икән ул? Шул турыда еш уйланам...
Фото – Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк