Логотип
Блоги

Тормыш мине өйрәтте

Җырчы Альбина Апанаеваны бераз әрләп алсаң да ярыйдыр, дип исәплим – үз-үзен сәхнәдә тапкач, репертуарын булдырып, халык мәхәббәтен яулауга, тотты да... юкка чыкты ул. Ну, бөтенләй күз уңыннан дип әйт...

Җырчы Альбина Апанаеваны бераз әрләп алсаң да ярыйдыр, дип исәплим – үз-үзен сәхнәдә тапкач, репертуарын булдырып, халык мәхәббәтен яулауга, тотты да... юкка чыкты ул. Ну, бөтенләй күз уңыннан дип әйтүем түгел – әмма күпләр чүптән дә кәнфит ясап, күз буып яшәгән заманда, тавышың-иҗатың була торып, күләгәгә чыгып басуны башкача атап та булмый, минемчә. Юкса, югары уку йорты – мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган елларында ук Альбина хит-парад баскычларының югары басмаларында иде. Нинди генә җиргә барма, кайсы гына сабан туе мәйданнары булмасын – бөтен җирдә Апанаеваның җырлары яңгырап торды...

Германиядән – Татарстанга

Баксаң, Альбина кечкенә чагында татарчаны да... урысчаны да өендә генә ишетеп үскән – ул нимес мохиты кызчыгы икән. Сәбәбе бик гади – алар гаиләләре белән Германиядә яшәгән. Аның төбендә әтисенең һөнәре тора. Хәрби хезмәт кешесе буларак, ул вакытта бәхетле гаилә Германиягә күченгән. Альбина да дүртенче сыйныфка кадәр шунда укыган. Германияне ничек кенә яратмасыннар, Чаллыда туып-үскән Лилия белән Альбина, әтиләренең эше үргә үрмәләүгә торса да, туган якларын сагынулары, кабат туып-үскән шәһәрләренә кайтырга теләүләрен тукып кына торган. Ике кызы өчен җан атып торган әтиләре, яхшы эш урыны, торыр җир тәкъдим итүләренә карамастан, Татарстанга төпләнергә карар кылган.

– Без кайтып төпләнгәндә үзгәртеп кору җилләре шактый җилли-җилли исә иде инде, – дип искә ала Альбина. – Әтием, эшкә урнашса да, юньле-башлы хезмәт хакы күрә алмады, әни ул вакытта эшләми иде әле. Гаилә өчен авыр еллар башланды. Әмма анысы пүчтәк кенә булган икән – миңа ундүрт яшь вакытта, кинәт кенә, әтисез калдык. Аның кисәк кенә йөрәге тибүдән туктады – гаиләбез ятим калды. Әтигә нибары 44 яшь иде...

– Иркә төпчек Альбина тез астына китереп суккан бу авыр хәбәрне ничек кабул итте?

– Авыр булды. Аны сүз белән генә әйтеп аңлатып та бетереп булмый. Әмма мин әлеге чорда сынмадым, гаиләдә үземне ныклы багана булырга тиеш дип хис иттем – олыгаеп киттем, җаваплылык тулаем минем җилкәдә итеп хис итә башладым. Әнигә никадәр авыр икәнлеге аңлашыла иде, бу чорда иңгә-иң, кулга-кул тотынсак кына сынмый каласы идек без. Шулай иттек тә. Әнинең үксеп мендәргә капланган мизгелләрен күрмәсәм дә, эчендә нинди давыллар дулаганын тоя идем. Гаилә бюджетын ныгыту өчен ни дә булса эшләргә кирәклеген чамаладым. Балалыгымны ерак киштәгә алып куеп, җиң сызганып эшкә тотындым...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: Альбина Апанаеваның архивыннан

Тулы әңгәмәне «Сәхнә» журналының октябрь санында укый аласыз.

Комментарийлар

  • аватар

    Sergey

    0

    0

    Интересно!