Логотип
Блоги

Җырчы да булдымы һөнәр

Илзидә Госманова исеме, бәлки, әле киң катлам тамашачыга таныш та түгелдер. Ул сәхнәгә урау юллар аша килгән, бүгенгесе көндә бөртекләп-хасиятләп иҗат кәрзине үргән ханым. Күзгә чәчрәп кермәсә дә, сый...

Илзидә Госманова исеме, бәлки, әле киң катлам тамашачыга таныш та түгелдер. Ул сәхнәгә урау юллар аша килгән, бүгенгесе көндә бөртекләп-хасиятләп иҗат кәрзине үргән ханым. Күзгә чәчрәп кермәсә дә, сыйфатлы һәм җитди тәгам әзерләүче аш остасы шикелле, иҗат җимешләренә бөтен җан җылысын һәм сәләтен кушып эш йөртүче җырчы. Моннан дүрт-биш еллар элек кенә җиң сызганып иҗатка чумган Илзидәнең күп кенә җырлары үз тамашачысын эзләп табып, табын түрләрендә бергәләшеп җырлашып утырырлык халыкчан. Ник моңа кадәр ишетелмәгән соң Илзидә?.. Аның белән күрешеп сөйләшер алдыннан да иң «кытыклаган» сорау шул иде – соңлабрак кына иҗатка килүнең сере бармы, әллә тормышның текә борылышында башка берәр сәбәп торганмы?

Җырчы да булдымы һөнәр

Бәләкәй чагында җырламаганмы Илзидә? Җырламаган кая – җырга-моңга һәвәслек урындык өсләрендә кәнсирт кую белән дә чагылыш тапкан, танылган җырчылар репертуарын яттан белү булып та хәтергә сеңгән, әти-әнидән күчкән матур тавышны киләчәк буынга тапшырырлык дәвамчы да иткән... Балык Бистәсе районы Югары Ырга авылы кызы – Илзидә, әти-әнисенең соңлап кына алып кайткан күз нуры – гаиләдә бердәнбер моңлы тавышлы бала түгел. Үзенә кадәр туган бертуганнарының да җырга һәвәслеге булган. Әмма әллә заманы, әллә ата-ананың кырыс карашы нәтиҗәсе – аларга җырчылык юлын сайларга, сәнгатьне тормыш рәвеше итәргә киртә булып торган. Аеруча әнкәләре аларга: «Хатын-кыз җырлап, өйгә кайтып кермичә йөри алмый – төпле һөнәр үзләштерегез, сезнең бурыч – гаилә учагын җылы тоту», – дип аңлата килгән. Шуңа да төпчеге Илзидәсе документларын Алабуга культура-агарту көллиятенә илтеп тапшыра, аннан соң инде Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

 – Ой, нинди әти белән әнигә үпкәләү булсын, ди, – ул елларны искә төшереп төпчек Госманова. – Бернинди канат кисү, хыялымны юкка чыгару итеп кабул итмим мин аны. Үзем бик теләгән булсам, әти-әни әйтеп торган яллыкта да, җыенып, җырчылыкка чыгып киткән булыр идем. Ул вакытта сәгате сукмаган булган – шул гына.

Әле аның чоры да шундый булган кебек – бөтен кеше өчен югары белем укытучылыктан башланган диярсен...

 – Анысы да булмаган дип әйтә алмыйм. Әмма мин аягым тартмыйча укыдым, аннан яратмыйча мәктәптә эшләдем дип әйтә алмыйм. Укуны тәмамлауга, кияүгә чыктым да, Казанга күченеп килдек – мин җаным-тәнемне биреп, балалар укытуга кереп чумдым. 161 мәктәптә укыткан елларым, укучыларымны хәзер дә яратып, сагынып искә алам.

– Яраткач, укытучылыктан ник киттегез?

– Мин шундый кеше – эшли башлаган тармагымның иңен-буен иңләп бетергәннән соң, миңа яңалык кирәк була башлый. Укытучылыкта да шулай булды – биш ел буе рус балаларына татар теле укыттым, һөнәремне бик яратып башкардым. Әмма анда да һәр дәрес җырга кайтып кала, җыр белән тәмамлана иде. Балалар: «Сез нишләп җырчы булмадыгыз?», – диләр иде. Күңел үзенекен итә бит инде ул. Көннәрдән бер көнне, «мин гомер бакый шушылай бер казанда кайнап, көн саен бер үк сукмакны таптармын микәнни инде» дигән уй белән күзгә-күз очрашканнан соң...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Мәкаләнең дәвамын «Сәхнә» журналының сентябрь санында укып була.

Комментарий юк