«Сәхнә», 2022, №1 (январь)
2 бит
ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ ‒ ШАХМАТ УЕНЫ
Әлфәт Закирҗанов
Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдуллага 60 яшь. Ул 1962 елның 23 гыйнварында Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетында белем ала. «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре», «Идел» газетажурналларында хезмәт итә. Бүгенге көндә ТР Язучылар берлеге рәисе.
6 бит
БУЛГАН ИКӘН, УРТАК БУЛСЫН
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров һәм аның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова белән юмор, эстрада, тормышка ашкан һәм ашмаган хыяллар турында сөйләштек.
9 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
Равил Фәйзуллин
12 бит
ЯДӘЧ. ИСЕМДӘ
Хафиз
2-3нче декабрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Венгриядән кайткан Сәрдәр Таһировский тарафыннан «Ядәч. Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе»нең премьерасы узды.
16 бит
ТАТАР ХАЛКЫ ЯЗМЫШЫ СИМФОНИЯСЕ
Соня Павлова
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында язучы һәм халыкара исем яулаган драматург, шул ук вакытта якташыбыз, Оренбург янындагы кечкенә бер авылда туып үскән Фәрит Нәгыймовның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Мәхәббәт дисбесе» спектакленең премьерасы узды.
20 бит
КЕМ УЛ МАТУРОВА?
Алсу Габдуллина
Татар эстрадасы тормышына көчле ташкын булып кинәт килеп кергән феномен, Инстаграм челтәрендә күп кенә артистларның җитешсезлекләрен ничек бар шулай әйтеп, эшчәнлегенә бәя бирүче исемсез блогер... Аны социаль челтәрләрдә Матурова буларак беләләр. Татар эстрадасы артистлары аны күзәтә, ләкин беркем дә аның кем икәнен белми. Татар эстрадасын тәнкыйть утында тотучы туры сүзле куркусыз блогер «Сәхнә» журналына махсус интервью бирде.
22 бит
ШИГЪРИ СӘХНӘ
23 бит
ТҮБӘН КАМА ТЕАТРЫ КАЗАНЫШЛАРЫ
Рәфидә Галимҗанова
Театр тормышында үзгәрешләр һәрдаим булып тора: яңадан-яңа спектакльләр сәхнәгә менә, гастрольләр гөрли, фестивальдә катнашу бәхете елмая. 2021 ел Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры өчен дә зур казанышларга бай булып истә калачак. Чөнки театр С.Рәмиевнең «Таң вакыты» белән Россиянең иң дәрәҗәле Милли театраль премиясе «Алтын битлек»тә, Р.Зәйдулланың «Нәгыймә» спектакле белән Кәрим Тинчурин исемендәге Х Халыкара заман милли драматургия фестивалендә, Ф. Достоевскийның «Сакаллы сабый» драмасы белән бөек классик исемен йөртүче Россиянең иң зур монографик театр фестивалендә, «Таң вакыты» белән XIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә катнашты.
26 бит
ХИСМӘТЛӘР БАСТЫ СӘХНӘНЕ
Нәсим Акмал
«Сәхнә»нең яңа елы Әсхәт Хисмәтне матур итеп алдаудан башланды. Декабрьнең соңгы көннәре иде, шалтыраттык та әйттек: «Әсхәт абый, син ничәмә-ничә еллар Камал театрының Яңа ел тамашаларында Кыш бабай ролен башкардың, әйдә, дан булсын, безнең коллективны да бер котлап кит әле», ‒ дидек. Телефонның теге башыннан эшлекле сорау килде: «Кайчан?» «Гыйнварның берендә, Яңа елның тәүге көнендә килсәң, шәп булыр иде». Моны ишеткәч Әсхәт абыебыз рәхәт итеп бер көлде дә, «Ярар, карарбыз!»
‒ диде. Билгеләнгән көнне редакциянең ишеге күгәненнән каерып ачылды һәм анда чып-чын Кыш бабай пәйда булды. «Яңа ел котлы булсын, туганнар!» дип котлагач, аның Әсхәт Хисмәт икәнен тавышыннан танып алдык. «Әсхәт абый, без бераз гына шаярткан идек, ачуланма инде, яме?» ‒ дидек. «Ачуланмыйм, ник ачуланыйм, мин инде сезнең ник чакырганыгызны башта ук аңлап алдым», ‒ диде кунак һәм янә ихлас итеп көлеп җибәрде.
30 бит
«КЫЗЛАР СУДАГЫ АККОШ СЫМАН БУЛЫРГА ТИЕШ»
Рәис Хәбиров — медицина фәннәре докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган табибы. Гаҗәеп акыллы кеше. Андый шәхесләрне сурәтләу өчен телебездә сүзләр дә җитенкерәми шикелле. Бер сәгатьлек әңгәмә вакытында ял итеп утырдым. Акыллы кешегә сорау бирүе бер рәхәт булса, җавапларын тыңлау тагын бер ләззәт. Аның белән матурлык хакында әңгәмә кордык. Табиб фикеренчә, матурлык, беренче чиратта, төз буйсын, дөрес атлап йөрү. Бу гади генә кагыйдәләрне үтәмәү сәламәтлеккә ничек зыян сала?
31 бит
ЯҢА СӘХИФӘ: «МАТУРЛЫК ТУРЫНДА». ТАТАР КЫЗЫН КАЯН ТАНЫЙЛАР?
Зөлфия Гыйлметдинова
32 бит
АФӘРИН, ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ!
Зөлфия Гыйлметдинова
Бу язманы нидән башларга белми утырам. «Татар кызы, Татар егете – 2021» бәйгесендә җиңү яулап, бар яшьтәшләренә татар яшьләренең нинди булырга тиешлеген үз мисалында дәллиләгән Диләрә һәм Нариман турында сөйли башлар идем, аларны шушы җаваплы юлга әзерләгән укытучылары Төхфәтулова Хәлимә Хәким кызы, Ханнанов Рамил Гомәр улы, Ярхәмова Фәридә Фәрит кызы һәм башка бик күп остазларны да читләтеп үтәсем килми. Аларның һәрберсен аерып әйтү дә дөрес булмас кебек – уртак максатка ирешү юлында бергәләп хезмәт куя алар, димәк, теләк бер – Татар егете һәм кызы нинди булырга тиешлеген күрсәтү.
34 бит
КАРАОКЕ
Марат Яруллинның «Пар син» җыры.
35 бит
50 ЯШЕМ ТУЛГАЧ, ӨЙЛӘНЕП КУЯРМЫН
Алинә Айдарова
Винарис Ильегеткә интервью тәкъдим итеп мөрәҗәгать иткәч, иң элек ул: «Түләүсезме?» ‒ дип сорады. Җырчылар хәзер түләп кенә интервью бирергә, бары тик түләүле шартларда гына үз-үзләренә реклама ясауларына ияләшеп бара ахры инде…
38 бит
СӨЙЛИ ТОРГАН МАТЕРИЯ
Гөлинә Шәйхи
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Сөйли торган материя» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә узды.
40 бит
АНЫҢ БЕР КАЙТУЫ ИХТИМАЛ
Нәсим Акмал
Кадерле укучыларыбыз, Яңа елның тәүге санында без журналыбызда яңа сәхифә ачып җибәрәбез. Аны без Татарстан радиосы белән берлектә әзерләргә булдык. Әлеге радио фондында бернинди матди берәмлек белән дә бәяләп булмый торган кыйммәтле хәзинә ята. Болар — әдәбият-сәнгать әһелләре белән әңгәмәләр. Алар үз вакытларында эфирда яңгыраганнар да, тарих өчен дип, архивка салып куелганнар. Танылган шәхесләребезнең уй-фикерләре, хискичерешләре, тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы кызыклы мәгълүмат саклана ул язмаларда. Быел без әнә шул хәзинәләр сандыгын ачып иң кызыклы әңгәмәләрне укучылар игътибарына тәкъдим итәрбез.
42 бит
ИБРАҺИМ АБЫЙ ГАФУРОВ
Әзһәр Шакиров
Нишләптер Ибраһим абый Гафуров турында бер-ике җылы сүз әйтәсем килүе күңелемә гел тынгылык бирми торды. Шуңа күрә кайчан да булса үземне борчыган фикерләрем белән уртаклашасым килүе кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Хәзер инде шушы яшемә җиткәч күп әйбер онытылган, шуңа күрә бик авырлык белән языла.
46 бит
«ЗАТЛЫ СПА ЯКИ КҮҢЕЛ ЛӘЗЗӘТЕ»
Зөлфия Гыйлметдинова
«Моң» театраль мәйданчыгы спектакль-уен тәкъдим итте. Ул Россия Мәдәният министрлыгы финанславында «Театр горожан в Казани» проекты кысаларында күрсәтелде.
48 бит
СКАНВОРД