Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2022, №11 (ноябрь)

11 ноября 2022 «Сәхнә», 2022, №11 (ноябрь)

2 бит

БУ ‒ МИН!

Гөлинә Шәйхи

Аның тавышын төркем арасыннан да аерып алып булырлык. Хәер, «Казан егетләре» төркемендә җырлаганда ук, «аһ, менә монысын кем җырлый икән моның?» дип тамашачы шул үзенчәлекле тавышны эзли иде. Илнат Фәрхуллин татар эстрадасына үзенә генә хас тавыш тембры, зәвыгы һәм үз йөзе белән килеп кергән шәхес. Ә андыйларны хәзер бармак белән генә санарлык!

 

6 бит

ҮЗЕҢНЕ ТӘРБИЯЛӘРГӘ КИРӘК

Рәфидә Галимҗанова

Сәхнәдә үзенең зәвыклылыгы, көчле тавышы һәм образы белән әсир иткән җырчы ул Лидия Әхмәтова! Җыр сәнгате өлкәсенә шактый зур өлешен керткән, джазга карата аерым бер мәхәббәт уята алган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова быел үзенең юбилеен бәйрәм итә!

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

«САФЛЫК ‒ НЕ МОДНО»

Быел Зиннур Хөсниярның журналистика өлкәсенә килүенә 40 ел, әдәби эшчәнлегенә ярты гасыр. Язучы эшләгән «ТАТМЕДИА» оешмасына 15 ел. «Татмедиа» Россиядә матбугат өлкәсендә иң уңышлы эшләп килгән оешмаларның берсе. Анда барлыгы 17 журнал гына чыга! З. Хөснияр нигез салган «Салават күпере» инде 30 елдан артык татар телендә иң популяр балалар басмасы исәпләнә. Ул шулай ук «ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте басмасы. Хөсниярның шәхси журналы буларак туган «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать басмасына 20 ел. Ул да акционерлар җәмгыяте составында. Күптән түгел Зиннур Хөснияр идеясе нигезендә яңа мәдәният һәм сәнгать радиопрограммасына нигез салынды. «Сәхнә FM» дип аталган әлеге проект җир шарында яшәгән татарлар өчен әзерләнә. Әлеге уңайдан без мөхәррир һәм күп идея-проектлар авторы, 60 яшендә укучыга 6 роман тәкъдим иткән күренекле әдип белән әңгәмә кордык. Шунысы игътибарга лаек, әлеге романнарның барысы да әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан вакыйга буларак кабул ителде, 6 нчы зур әсәр ‒ «Хур кызлары» романы исә бүгенге көндә иң популяр милли романнар исемлегендә.

 

18 бит

ЧЫЛБЫРЛЫ ӨЧ ӘКИЯТ

Альбина Хөсәенова

Кем ул татар сәнгате өчен Сәрдәр Таһировский? Казанда туган, Венгриядә үскән, Италиянең Шекспир мәктәбен тәмамлаган, студент чагында ук спектакльләр куеп, фестивальләрдә җиңү яулаган режиссёр. Бүгенге көндә ул Ауропадагы 2 театрның баш режиссёры, төрле проектлар авторы. Ләкин моның белән генә чикләнми, туган ягы Казанга кайтып, татар тамашачысына икенче спектаклен тәкъдим итте. Беренчесе ‒ 90 нчы еллардагы Казан тормышын сурәтләп, тамашачыны яшьлек хатирәләренә чумдырган биографик «Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе». Икенчесе дель арте комедиясе принципларында төзелгән К. Тинчурин тәрҗемәсендәге К. Гоцциның «Хан кызы Турандык» гаҗәеп трагик әкияте. Ә хәзер гади генә сорау, ошадымы? Ошады.

 

22 бит

ӘКИЯТ КЫЗЫ

Дилия Шәязданова

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры коллективында гаҗәеп үзенчәлекле шәхесләр иҗат итә. Шундый сабый җанлы, эчкерсез һәм талантлы артистларыбызның берсе — Рәмзия Фәйзуллина. Татарстанның халык артисты дигән олуг исемне горур йөртүче Рәмзия ханым 28 октябрь көнне «Әкият» бинасында үзенең түгәрәк юбилеен билгеләп узды. Дүрт дистәдән артык гомерен ул балалар сәнгатенә багышлаган. Әлеге изге юлны сайлавына бүген дә шатланып туя алмый.

 

25 бит

ЗАМАНЧА РОМЕО&ДЖУЛЬЕТТА

Рәфидә Галимҗанова

Октябрь аенда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» әсәрен сәхнәләштерде. Спектакльне сәхнәгә яшь режиссёр Илсур Казакбаев куйды.

 

28 бит

БҮГЕНГЕСЕ КАДЕРЛЕ...

Земфира Мөхәммәтшина

Халык театрларын кем уйлап чыгаргандыр, анысын тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма бик тә кирәкле, бик тә отышлы сәнгать төре ул. Шунысы куанычлы, халык театрына төрле өлкәләрдә хезмәт куючы күркәм һәм затлы шәхесләр җыела. Бүген сүзебез шундый шәхесләрнең берсе, Апас халык театрының әйдәп баручы артисты Гөлүзә Әхмәт кызы Зәйнуллина турында булыр.

 

30 бит

КАЗАН СӨЙЛИ!

Нәсим Акмал

1927 елның 7 ноябрендә дөнья тарихында беренче тапкыр татар сүзе, татар мәкаме эфир киңлекләренә чыга һәм менә шул мизгелдән башлап безнең һәр иртәбез Татарстан радиосының «Казан сөйли!» дигән ягымлы сүзе белән башланып китә.

 

32 бит

РӘХМӘТ СИҢА, ШАГЫЙРЬ!

Әнәс Хәсәнов

Әхмәт Рәшитов редакциябездә 1962 елда пәйда булды. Телевидениегә эшкә урнашырга теләүче яшьләр шактый иде, тик күбесе читен дип китеп бардылар. Әхмәт кыенлыктан курыкмады, балалар өчен тапшырулар редакциясе үзенчәлекләренә төшенеп, уңай гына эшләп китте. Безнең балаларга «яшь дус» дип мөрәҗәгать итүебез шул чакта туды.

 

35 бит

РУХИ ХӘЗИНӘЛӘРЕБЕЗНЕ САКЛЫЙК!

Мәдәният министрлыгында

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Ул 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте.

 

36 бит

КАЙТЫП КЕРЕР КЕБЕК...

Зөлфия Гыйлметдинова

Ул яшәргә ашыкты», ‒ ди аның хакында тормыш иптәше Светлана ханым. Әле яңа бер дәрт белән иҗат итеп, тормышка планнар корып яшәгән мәле иде. Берсеннәнберсе кечкенә балаларына тәрбия биреп, аларның үскәнен күзәтеп, озын-озак гомер итәсе иде дә бит... Ренат Ибраһимовның үлеме барыбызны тетрәндерде. Ноябрь аенда ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә тиеш иде.

40 бит

КАЗАН ТЫНЫЧЛЫК УРЫНЫ

Алинә Айдарова

Мәскәү дип күпләр хыяллана. Күбебез анда ялларга гына булса да минисәяхәткә барып кайта, шулай бит? Шөкер, Мәскәүдә татарлар байтак яши. Андагы милләттәшләребезнең сәнгати тормышын кайгыртуга җырчы Айрат Сафин да үз өлешен кертә.

 

43 бит

ОКТЯБРЬ АЕ: МОБИЛИЗАЦИЯ КАТЫШ АЕРЫЛЫШУ-КАВЫШУ

Алинә Айдарова

Соңгы арада ишетергә туры килгән яңалыкларның күбесе мобилизация белән бәйле. Бу хәл җырчыларны да читтә калдырмады.

 

45 бит

ӘЛМӘТ ТЕАТРЫНДА ‒ ГРАН-ПРИ!

Ләйләгөл Минаева

Әлмәт татар дәүләт театрының «Җил артыннан» спектакле Кудымкарда узган «Сообщение» театр фестивалендә Гран-при бүләгенә ия булды.

 

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД